Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район кырларында нәрсә чәчәләр

Авыл хуҗалыгы культуралары өчен чәчүлек мәйданнарын саклау өстенлекле бурычлардан санала.

Россиянең авыл хуҗалы­гы министрлыгы планлы са­ту җирләре турында җиткерә, аларның үтә­лешен­нән Татарстанның агросәнәгать комплексын, шул исәптән Чис­тай авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен яклау тора. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан узган ел 170 мең тонна ашлык җыелды. Билгеләре буенча быелгы ел дымлы булачак, авыл хезмәтчәннәре әлеге факт авыл хуҗалыгы культураларына уңай тәэсир итәчәк дип саныйлар.
– Безнең районда 110 мең гектарда чәчүлек җир бар, – дип хәбәр итә безгә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең начальник урынбасары Илгизәр Нуретдинов. – Быел без пар өчен мәйданнарны 12 дән 17 мең гектарга кадәр зурайтабыз, моңа тәңгәл рәвештә чүчүлек мәйданнары азрак кечерәячәк. Әмма бу азык культураларына карата гына ясалган, бөртекле культуралар исә үсәчәк. 
Уҗым культуралары орлыклары быел нык сөендерә: алар бик яхшы сакланганнар, алардан яхшы уңыш көтелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 16,5 мең гектарда кышкы бодай, 1 мең гектарда кышкы арыш чәчтеләр. – Сабан бодае культураларына ике тапкыр күбрәк мәйдан бирелгән: 9,5 мең гектарда сабан бодае чәчеләчәк, 3.5 мең гектарга борчак һәм карабодай чәчәчәкләр. Арпа чәчелергә тиешле мәйдан да сизелерлек артты (16 мең гектар): шулай ук районда төзелүче сыра заводы өчен сыра ясау­чы арпа (нигездә, «Раушан» сортлары) җитештереләчәк.
Акча эшләүне арттыру өчен республика югары табышлы культуралар әйтик, бодайга кукуруз. көнбагыш һәм рапс үстерү мәйданнарын күбәйтүгә курс алды. Алар 100 процент табыш бирәләр.
 Рапсны чәчү өч тапкырга артачак (10 мең гектарга кадәр). Рапс – базарда нык соралучы авыл хуҗалыгы культурасы, хәзер аның белән шөгыльләнергә фермерлар да теләк белдерә­ләр. Әмма аның белән җитди шөгыльләнергә кирәклеген дә онытырга ярамый. 1 гектарга якынча чыгымнар 18 меңнән артыграк тәшкил итә, әлеге сегментта шактый өлеш орлык материалының бәясеннән тора.
– Үзенчәлекле һәм элиталы рапс орлыгының бәясе бер тонна өчен 120-130 меңгә җитәргә мөмкин, – дип билгеләп үтте Россельхозцентр филиалы җитәкчесе Илгизәр Галиев, – моңардан тыш, культура табышлы булсын өчен рапсның уңдырышлылыгы гектарыннан 20 -25 центнер тәшкил итәргә тиеш.
Рапстан аермалы буларак, көнбагышка, бодайга кукурузга мәйданнар кимиячәк.
Шунысы сөендерә, Чис­тай авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлекчелек өчен азык әзерләп ел ярымга ныклы база булдырдылар. Азык әзерләүчеләрнең хезмәте ярдәмендә терлекчелектә киләчәктә проблемалар булмаячак. Узган сезонда тотрыклы савымны булдыру өчен җәмәгать терлекчелеге ихтыяҗлары өчен авыл хезмәтчәннәре тарафыннан бер шартлы терлек башына 27 азык берәмлеге әзерләнгән.
 Моңа бәйле рәвештә узган ел районда азык мәйданы 36 мең гектардан 26 меңгә кадәр азайган. Күпчелек өлешне күпеллык үлән алачак, 6 мең гектар кукурузны, шул ук күләмдә бер еллык үләнне силоска чаптырачаклар.
Белгечләр әйтүенчә, быел яз соң килә. Механизаторлар ике сменада эшләргә әзерләр. Чәчү техникасы әзер диярлек. Орлык һәм минераль ашламалар җитәрлек дәрәҗәдә, ягулык-майлау материаллары әзерләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай