Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район кырларында чәчү эшләре тәмамлана

Узган атнада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чәчү барган һәм язгы кыр эшләре тәмамланган басуларны карап чыктылар.

- Һава торышы чираттагы тапкыр авыл хезмәтчәннәрен ныклыкка сыный, - дип билгеләп үтә идарә начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Берничә көн эчендә һава температурасының тирбәлеше 20 градус­ка кадәр җитте. Игенчеләрне чәчүлекләргә зарар килмәсме дигән сорау борчый.
Әмма орлыклары чыныгу үткән үсентеләр һава торышының көйсезләнеп торуына түзделәр һәм үсә башладылар.
«Кутлушкино» фирмасы басуларында аның җитәкчесе Альберт Мингалимов һәм Илгизәр Нуретдинов шытымнарның сыйфатын бәяләделәр.
- Чәчүне иртә башлавыбыз киләчәктә безгә ярдәм итәчәк, - ди Альберт Минзакир улы. - Чәчүлекләр көч җыйды һәм корылык булса да, юкка чыкмаячаклар. Чәчү кампаниясенә - оригиналь һәм элиталы орлыкларга, минераль ашламаларга, туфракны сыйфатлы эшкәртүгә, ягулык-майлау материалларына һәм башка күрсәткечләргә күп акча тотыла. Төп басымны уҗым һәм сабан бодаена, арпа, солы, борчакка ясадык.
Хуҗалыкта арпа һәм борчак шытымнары яхшы, шул рәвешчә, яхшы уңыш алырга планлаштырыла. Авыл хезмәтчәннәре югары керемле культураларга - бөртеккә кукурузга, көнбагышка, аны инде чәчә башлаганнар, шулай ук рапска зур өметләр баглыйлар.
«Закамье Агро» хуҗалыгында чәчү эшләре төгәлләнә.
- Механизаторлар соңгы гектарларда чәчүне тәмамлыйлар, - ди баш агроном Алмаз Гатауллин.
Алмаз Габидулла улы сөйләвенчә, берничә ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиесе бөртекле югары керемле культураларга басым ясый. Хуҗалыкта чәчүлекләрне чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы эшкәртү буенча актив эш башланган. Бу эшне вакытында үткәрмәсәң, яхшы уңыш алу турында онытырга да мөмкин. Басуда моның белән махсус югары җитештерүчән агрегат шөгыльләнә.
20 майга районда язгы чәчүне тәмамларга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай чәчү эшләре