Чистай районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.
Чистай районында терлек азыгы әзерләү техникасын һәм аны саклау урыннарын кабул итү буенча смотр-конкурс булып узды.
- Комбайннар парадында тәкъдим ителгән терлек азыгы, печән әзерләү техникасы, вакланган массаны ташу өчен транспорт чаралары, сенаж траншеялары комиссия тарафыннан кабул ителде, - ди производство-маркетинг бүлеге начальнигы Александр Ромадановский.
- Шулай ук терлек азыгы әзерләү чорында хезмәткәрләрне мотивацияләү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды, азык әзерләү буенча эш планына бәя бирелде.
Шушы максатка 22 терлек азыгы җыю комбайны, 16 үзйөрешле һәм 25 трактор чапкычы, 33 тыгызлап җыйгыч, 30дан артыграк трактор тырмасы, 64 берәмлек йөк автотранспорты һәм яшел массаны ташу өчен 40 трактор тагылмасы җәлеп ителде.
Терлек азыгы әзерләү буенча төп эшләр май азагында, хуҗалыкларда күпьеллык үләнне печәнгә һәм яшел азыкка чабарга керешкәч башланды.
- «Джукетау» фирмасының «Йолдыз» бүлекчәсендә һәм «Сөт иле Чистай» агрофирмасында печән әзерләү башланды, - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Кыйммәтле азыкның беренче тонналары складка кайта башлады инде. Районның берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә күпьеллык үләннәрне (люцерна һәм костер) яшел азыкка чабу алып барыла.
Быел районда терлек азыгы өчен 32 мең гектар җир бүлеп бирелгән. 13 мең гектарны күпьеллык үләннәр алып тора (аларның берникадәр өлеше - печәнгә, калганы сенажга җыеп алыначак). 5 мең гектарда силоска кукуруз, 7 мең гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән
Быел җәмәгать терлекчелеге ихтыяҗлары өчен (тотрыклы савымны тәэмин итү өчен) аграрчыларга бер шартлы терлек башына 25-27 терлек азыгы берәмлеге әзерләргә туры киләчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев