Авыл кешеләре хәзер язгы кыр эшләренә әзерләнәләр: авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, орлык эшкәртү, минераль ашламалар туплау бара.
- Узган ел Чистай районында бөртекле культуралардан мул уңыш алынды (130 мең тонна). Моңа авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан шактый күләмдә минераль ашлама кертү зур роль уйнады, - дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Үзегез уйлап карагыз - чәчү мәйданнарының бер гектарына 43 килограмм минераль ашламаларның тәэсир итүче матдәсе кертелгән, шулай, «Кутлушкино» һәм «Закамье Агро» фирмаларында һәр гектарга 45 килограммнан артыграк тәэсир итүче матдә кулланылды, моның нәтиҗәсендә һәр гектардан 28 центнердан артыграк бөртеклеләр уңышы алынды.
Бүгенге көндә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан һәр гектарга 25,8 килограмм тәэсир итүче матдә (уҗым культураларын чәчүне дә исәпкә алып) тупланган. Чистай районында бу күрсәткеч әлегә 17,3 килограмм тәшкил итә. Димәк, 95 мең гектар планлы чәчү мәйданына быел район хуҗалыклары тарафыннан 1 650 тонна минераль ашлама тупланган.
Ашламаларга кулланучы соравы узган ел күрсәткеченнән шактый артып киткән. Шуңа күрә аларны хәзердән үк, бәяләр күтәрелгәнче, туплый башларга кирәк. Аграрчылар тарафыннан «Менделеевсказот», «Татагрохимсервис», «Рацин» белән ашламалар куюга килешүләр төзү буенча эш актив алып барыла. Киләчәк ел уңышы өчен һәр гектарга ким дигәндә 65 килограмм тәэсир итүче матдә кирәк.
- Яңа гына Менделеевскидан аммиак селитрасы алып кайта башладык, - ди «Транспортник» фирмасы директоры Рөстәм Минникеев. - «Джукетау» фирмасы өчен 300 тоннадан артыграк минераль ашлама алып кайттык.
- Киләчәк уңыш күләме күп очракта ашламалар белән белеп эшләүгә бәйле, - дип билгеләп үтә Нуретдинов, - яз башында бөртекле уҗым культураларын, ә кайбер хуҗалыклар савым сыерларын ашатырга азык булсын өчен күпьеллык үләннәрне тукландыралар.
Чәчү башланганчы Чистай аграрчыларына ярдәмгә федераль һәм республика бюджетларыннан минераль ашламалар сатып алуга өстәмә акча бүлеп биреләчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев