Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Район газетасы – балалар белән эшләү өчен күрсәтмә материал»

«Чистай хәбәрләре» битләрендә үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча кирәкле материалларны һәрвакыт табып була.

19 май көнне Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм басма массакүләм мәгълүмат чаралары, телерадиокомпанияләр хезмәткәрләрен, мөхәррирләрне һәм полиграфистларны берләштерә.

Татарстан вакытлы басмалар белән тәэмин ителеш буенча илебездә беренче урыннарны били. Безнең районда бердәнбер басма – «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы һәм аның киң даирә укучылары булуы куандыра. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр һәм һөнәр ияләре бар.

Бүген 6нчы номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы турында сөйләргә телибез. Биредә район газетасын барлык укытучылар һәм хезмәткәрләр алдыра. Мәктәп директоры Дания Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, мәктәптә мондый традиция күп еллар дәвам итә.

– Безнең өчен «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы – шәһәр һәм район халкы, андагы вакыйгалар турында ышанычлы, тикшерелгән мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә балалар белән эшләү өчен өстәмә күрсәтмә материал да. Укытучылар сыйныф сәгатьләрендә, әдәбият, тарих, туган тел дәресләрендә басмадан файдаланалар. Шуны да билгеләп үтәсем килә, балалар һәрвакыт кызыксынып һәм мавыгып мәкаләләрне өйрәнәләр, материалларны укыйлар, фоторәсемнәрне карыйлар. Фоторәсемнәрдә үз танышларын күргәндә аерым шатлык хисләре кичерәләр, – дип билгеләп үтә Дания Госман кызы.

Белем бирү оешмасы җитәкчесе сүзләренә караганда, вакытлы басмада үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен кирәкле материалларны һәрвакыт табып була.

– Газетада үткәндә калган сугыш еллары, ветераннар турында патриотик мәкаләләрнең даими басылып торуы, җирле туган якны өйрәнүчеләрнең шәһәрнең тарихи үткәне һәм аның күренекле шәхесләре турындагы эшчәнлекләре яктыртылуы күңелгә хуш килә. Район басмасы материалларын без һөнәри юнәлеш бирү эшендә дә кулланабыз, мәсәлән, чистайлыларның хезмәт казанышлары, тормыш эшчәнлегенең төрле тармакларында эшләүче кешеләр, ихтыяҗ булган һөнәрләр турында язылганнарын, – ди Дания Әхмәтҗанова.

Мәктәп педагоглары район газетасын уку малайларны һәм кызларны шәһәрнең иҗтимагый тормышына җәлеп итә, аларны көн кадагындагы проблемалар һәм казанышлар белән таныштыра дип сөйлиләр. Ә бу исә, үз чиратында, яшьләрне туган шәһәрләрендә калырга, аның үсешенә үз өлешен кертергә этәрү өчен шартлар тудыра.

– Һичшиксез, газетаны үз эшебездә кулланып, балаларга китап укуга мәхәббәт тәрбиялибез. Сер түгел, хәзерге яшьләр азрак укый башладылар, күбрәк вакытны интернетта үткәрәләр. Ә болар барысы да балаларның сөйләм теле ярлылана баруына, аларда сүз байлыгы җитмәвенә китерә. Китапларны да, газеталарны да укырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев