Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район бюджеты расланды

Депутатлар бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә үзгәрешләр керттеләр.

Муниципалитетта Чистай муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Депутатлар элегрәк кабул ителгән карарларга үзгәрешләр керттеләр, бюджетка, инициативалы проектларны тәкъдим итү тәртибенә, автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы нигезләмәләргә, торак контроленә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

2021 елга һәм 2022-2023нче елларның планлы чорына Чистай районы бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, карар проекты май аенда ук кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертә. Бу вакыт эчендә бюджетның чыгым өлешендә дә, керем өлешендә дә шактый үзгәрешләр булган.

– Бюджетның керем өлешендә генә дә барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган акча май аена 92 миллион сумнан артык суммага артты. Чыгымнар 176 миллион сумга артты. Үзгәрешләр икътисад һәм бюджет өлкәсенең барлык тармакларына да кагылды, – диде Наталья Анфиногентовна.

Ул иң зур үзгәрешләрне атады:

– Кире кайтарылмый торган акча өлешендә бюджетка зур сумма керде. Министрлар Кабинеты карары белән халык санын алуны оештыруга һәм үткәрүгә 1 миллион 193 мең сум акча бирелде. Моннан тыш, бюджетка индустриаль паркны, территориаль җәмәгать үзидарәләрне тотуга, «Иң яхшы ТҖҮ» грантлары буенча, гражданнарның аерым категорияләренә Май указларын, премияләр түләүгә акча керде. Шулай ук җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә, шәһәрдән 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына беренче чиратта кирәкле азык-төлек китерүгә акча керде. Җәйге чорда 702 мең сум акча җәйге сәламәтләндерү лагерьлары территориясендә сак хезмәте өчен түләүгә юнәлдерелде. Элеккечә үк студентларга – булачак яшь укытучыларга стипендияләр бирү дәвам итә. Белем бирү учреждениеләренең террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итүгә 2 миллион 268 мең сум акча керде.

Кире кайтарылмый торган акчадан тыш, бюджетта үз калган акча хисабына чыгымнар да чагылдырылган.

– Ел башына бездә 162 миллион сум акча калган иде. Моңа кадәрге карар буенча 23 миллион 600 мең сум акча бүлеп бирелде. Яңа карар проекты 86 миллион 547 мең сум күләмендә акча бүлүне күздә тота. Ул авыл җирлекләренә чыгымнарның төрле төрләренә (янгынга каршы чаралар, республика прог раммаларын финанслауда катнашуга), җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына үз функцияләрен үтәүгә, Совет, башкарма комитетны карап тотуга һәм башка чыгымнарга тапшырылачак. Моннан тыш, калган акчаны тоту хисабына резерв фондка үзгәрешләр кертү күздә тотыла, – дип билгеләп үтте Наталья Карманова.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе докладын тыңлаганнан соң, депутатлар район бюджетын бертавыштан расладылар.

Законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, депутатлар «Бюджет процессы турындагы нигезләмәне раслау хакында», «Хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Чистай районы бюджетыннан авыл җирлекләре бюджетларына субвенция бирү кагыйдәләре турында»гы карарларга үзгәрешләр керттеләр һәм аларны Федераль законга яраклаштырдылар; инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау кагыйдәләрен; автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль, торак, җир контроле турында нигезләмәләрне расладылар.

Чистай районы милкенә мөлкәтне кабул итү турында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде.

– Авыл җирлекләреннән торак фондны район дәрәҗәсенә тапшыру дәвам итә. Бүгенге көндә тагын дүрт җирлек буенча документлар әзерләнгән. Болар – Олы Талкыш, Данауровка, Каргалы, Татар Ялтаны авыл җирлекләре. Хуп лавыгызны сорыйм, – дип депутатларга мөрәҗәгать итте Марина Юрьевна.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы – баш архитектор Андрей Шумилов «Ачык тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулар) оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы карарга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Депутатлар бу инициативаны хупладылар.

Утырыш барышында җыелучылар социаль ипотека буенча торак сатып алуга кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ гражданнар исемлеген раслау турындагы мәсьәләне карадылар.

– Торакны чираттан тыш бирүгә мохтаҗ буларак исәптә торучы гражданнарга социаль ипотека программасы кысаларында торак шартларын яхшырту мөмкинлеге турында хәбәр итү буенча эш башкарылды. Нәтиҗәдә, бер гаилә әлеге программада катнашырга теләк белдерде. Аларның документлары торак комиссиясе утырышында каралды, мохтаҗ булулары расланды: гаилә җир шуышу зонасында яши, – дип ассызыклады торак сәясәте бүлеге башлыгы Халидә Нуруллина.

Депутатлар тәкъдим ителгән гаиләне социаль ипотека буенча торак сатып алуга кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ гражданнар исемлегенә бертавыштан керттеләр.

Кадрлардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча депутат комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде. Гөлнара Хәсәнова урынына Гаделша авыл җирлеге депутаты Фәрит Сабирҗанов кандидатурасын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев