Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Район басуларында уңыш өчен көрәш бара

    Чистай борынгыдан үзенең икмәк традицияләре белән дан тоткан. XIX гасырның икенче яртысында - XX гасыр урталарында ул Казан губернасының иң үсешле шәһәре булган һәм икмәк сату буенча беренче урын алып торган.

    Чистай өязендә җитештерелгән барлык ашлык шәһәргә икмәк биржасына җыелган. Кама яр буенда географик яктан уңайлы урнашу аңа мөһим икмәк пристане булу мөмкинлеге бирә.
    Ел саен Чистай пристаненнән бөтен Россиягә сату өчен 9 миллион пот икмәк таратылган. Ашлыкның күпчелек өлеше Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләргә генә түгел, ә чит илләргә - Анлгиягә, Франциягә һәм Германиягә озатылган. "Исторический вестник" танылган Россия журналында А.И. Фирсов: "Чис­тай Казаннан соң иң мөһим сәүдә пункты булып тора", дип язган.
    Навигация чорында икмәк пристане умарта оясын хәтерләткән. Я тегендә, я монда Кама тамагы аша Рыбинскка буксирлар ташучы подчалкалар йөкләнгәннәр.
    Шәһәрдә 60ка якын җил
    тегермәннәре булган, алар Тегермән мәйданы микрорайонында урнашкан. Шулай, 1861 елда пристаньнан 50 мең потка якын арыш оны, 12,5 мең пот карабодай, 250 мең чирек солы, 12,5 мең пот бодай һәм 8 мең пот борчак озатылган. Әлеге йөкле йөзгә якын судно тараткан.
    Ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәргән, әмма бар йөрәкләре белән уңыш өчен кайгырып торучы һәм бөртекле культураларны урып-җыю буенча лидерлар рәтенә чыгучы Чистай игенчеләре хезмәте үзгәрешсез кала бирә.
    Быел Чистай районы бе­ренчеләрдән булып урып-җыю эш­­ләрен төгәлли. Чистайлыларның беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен төгәлләү генә түгел, ә саллы гына уңыш җыеп алулары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин сөйләде.
    - Авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре тарафыннан быел 150 мең тоннага якын ашлык (чагыштыру өчен былтыр - 130 мең) җыеп алынды, - дип билгеләп үтте Иван Петрович. - Җыелган ашлык хуҗалыклар складларында һәм Чистай элеваторында, шулай ук көзге ярминкәләр вакытында базарларда сатылачак.
    Урып-җыю кампаниясенең үз кыенлыклары булды, быел ул һава шартлары аркасында гадәттәге сроклардан ике атнага соңга калып башланды. Шуңа да карамас­тан, алдынгы хуҗалыклар бар. Аларның җитәкчеләре эшне төгәл оештырганнар. Август азагына "Кутлушкино", "Закамье Агро", "Родник" фирмалары һәм кайбер башка хуҗалыклар урып-җыю эшләрен төгәлләделәр.
    Урып-җыю чоры - авыл хуҗалыгы елының иң җаваплы этапларының берсе. Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов урып-җыю кампаниясе барышын шәхси контролендә тота. Урып-җыю эшләрен кыска срокларда башкару өчен уңышны җыю буенча координацион штаб оештырылды, аның утырышлары башлык районы рәислеге астында көн саен уздырыла.
    Уҗым бодае, арышы, сабан арышы, солы, арпа, борчак 50 мең гектарга якын мәйданнан җыеп алынган. Сентябрь азагында - октябрь башында югары керемле культуралар - көнбагыш, рапс, кукуруз җыеп алырга кирәк. Узган елдагы кебек үк алар чәчү мәйданнарының 10 процентын тәшкил итә.
    Рапсны 3,3 мең гектар мәйданнан җыеп алырга кирәк. Көнбагыштан һәм бөртек кукурузыннан яхшы уңыш көтелә. Киләсе елда әлеге культуралар өчен чәчү мәйданын арттырырга телибез.
    Уңыш җыю белән беррәттән уҗым культуралары чәчү дә алып барыла. 15 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган инде. 17 мең гектар мәйданга бодай, 1 мең гектарга - арыш чәчелгән. Сүз уңаенда, "Кутлушкино" хуҗалыгында уҗым культураларын чәчеп бетерделәр.
    Ел ярымга җитәрлек итеп терлекчелек өчен азык базасын әзерләүләре шатландыра. Быел районда азык басулары 32 мең гектар тәшкил итте. 13 мең гектарда күпьеллык үләннәр, шуларның бер өлеше печәнгә, ә икенче өлеше - сенажга җыелды. 6 мең гектарда силоска кукуруз, 7,5 мең гектарга бер еллык үлән чәчелде.
    Нәтиҗәдә 19 мең тонна печән, 82 мең тонна сенаж, 19 мең тонна силос әзерләнгән. Болар ба­рысы да азык җи­тештерүчеләр хез­мә­те хакына киләчәктә терлекчелек тармагында проблемаларсыз булу мөмкинлеге бирде. Бу сезонда җәмәгать терлекчелеге ихтыяҗлары өчен (тот­рыклы савым тәэмин итү өчен) хуҗалыклар тарафыннан бер шартлы терлек башына 28 азык берәмлеге әзерләнгән.
    Быел безнең чын-чынлап уңыш өчен көрәш барды.
    Урып-җыю кампаниясендә ра­йонда 105 комбайн эшләде, шуларның 35се - чит илдә җитеш­терелгән. Барысы да игенчеләр хезмәтенә бәйле булды, алар иртәдән алып төнгә кадәр кырларда тырыштылар. Аларны кызыксындыру өчен сертификатлар системасы кулланылды, бу өстәмә акча эшләп алу мөмкинлеге бирде. Тормыш шундый системаның үзен аклавын күрсәтте: __ комбайнчы сертификатлар һәм хезмәт хакына өстәмә алдылар.
    Урып-җыю нәтиҗәләре буенча Чистай районында ике мең тонна ашлык җыеп, хезмәттәшләреннән алга китүче дүрт комбайнчы лидерлар рәтендә. Шулай, "Кутлушкино" фирмасы хезмәткәре Рафаэль Гыйниятов "КЗС-12" Полесье комбайнында 2435 тонна бөртек суктырган. "Закамье Агро" фирмасы хезмәткәре Радик Нугуманов "Акрос-585" комбайнында 2454 тонна икмәк суктырган. "Джукетау" агрофирмасыннан Виталий Гурьянов "Нью Холланд СХ 6090" комбайнында 2370 тонна, ә аның хезмәттәше Ренат Хәкимов шундый ук техникада 2259 тонна бөртек суктырганнар. Әлеге дүртлек ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 100 мең сумлык премиясен алуга дәгъва белдерә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: