Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район аграрчыларының резервлары зур, әмма алар тулы көченә кулланылмый

Киңәшмә муниципаль район авыл хуҗалыгы берләшмәләренең узган елгы эш йомгакларына багышланды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Анда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, фермерлар катнаштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин аграрчылар эшенең һәр юнәлешенә җентекле тукталды. Иң элек үсемлекчелек, сөт һәм ит җитештерү тармакларында зур резервлар бар.
Районның агросәнәгать комплексында төрле милек формалары белән эшләүче 87 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче эшчәнлек алып бара, анда 1,5 мең кеше хезмәт итә. Шулай ук продукция җитештерү белән 72 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә.
Авыл кешеләренә ел әйләнәсендә акчалата табыш китерүче тармак - терлекчелек.
- Бүгенге көндә сөткә сатып алу бәясе шактый кулай, - ди Иван Чурин, - әмма кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре узган гасырның җитмешенче еллары дәрәҗәсендә эшлиләр, яңа технологияләр кертмиләр.
Иван Чурин тармакта берничә проблеманы - терлекләрне ашату рационының баланслы булмавын, ана терлекләрне нигезсез яраксызга чыгаруны, кайбер фермаларда ясалма орлыкландыруның булмавын, терлекләрне асрау системасының оешмаганлыгын билгеләп үтте.Мөгезле эре терлек саны 2015 ел белән чагыштырганда 3,5 мең башка кимегән. Тулаем сөт савымының кимүенә гаҗәпләнәсе юк. Бу кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җи­тәкчеләрен борчырга тиеш. Хәзер кышкы-язгы чорда, сөт табыш алуның бердәнбер чыганагы булганда, терлекне дөрес ашатуны оештыру югары савым һәм сыйфатлы сөт алу өчен төп шарт булып тора. Иван Чурин «Транс Агро» һәм «Кулон» агрофирмаларыннан якын арада сөт җитештерүне арттыру буенча «юл карталары»н тәкъдим итүне таләп итте.
Акчалата табыш алуның башка юлы - үсемлекчелек. Узган ел 130 мең тонна бөртек җыеп алынды, уңыш һәр гектардан 25 центнер тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең акчалата табышы зур файда китерүче культуралар - көнбагыш, рапс, бөртеккә кукуруз чәчүлекләрен киңәйтү хисабына артты. Быел әлеге культураларны чәчү өчен мәйданнар киңәйтеләчәк.
- Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре узган ел тиешле дәрәҗәдә эш башкардылар, әмма барысы да түгел, - диде аграрчыларның эшенә йомгак ясап муниципаль район башлыгы Дмит­рий Иванов. - Авыл хуҗалыгы берләшмәләренең уңышы күп күрсәткечләргә, иң элек кешеләргә карата мөнәсәбәт­кә бәйле. Хезмәт хакын вакытында түләмәгән, чәчүгә тиешенчә әзерләнмәгән - минераль ашламалар туп­ланмаган, техниканы төзекләндермәгән, сыйфатлы орлык, кадрлар әзерләмәгән җитәкчеләрдән катгый соралачак. Һәр кишәрлек җир соралырга, ташландык җирләр булмаска тиеш.
Бу турыда тәҗрибәле фермер Александр Севастьянов та сөйләде. Ул авылда эшмәкәрлекне үстерү, халык мәшгульлеге буенча үзенең фикерен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай аграрчылар