Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Равилне Германиядә дәвалау гына коткара ала

    Шушы көннәрдә "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия концерт программасы булды.

    Билетлар сатудан кергән 20 мең сум акча шулай ук Равил Хәбибрахмановны дәвалауга китәчәк.
    Әлеге программада утызга якын җирле артист катнашты. Аларның барысы да оеш­тыручыларның ярдәм соравына әзер­лек белән ризалаштылар. Равил сугышчан хәрәкәтләр ветераны, өч ел Чечняда хезмәт иткән. Демобилизациялән­гәннән соң вахта методы белән Заполярьеда эшләгән, КФУның юридик факультетын тәмамлаган. Бәхетсезлек узган елның 18 декабрендә була. Яшь егетнең кинәт кан тамыры өзелү сәбәпле, баш миенә инсульт була. Шуннан бирле өч айдан артыг­рак инде ул аңсыз ята. Хәзерге вакытта Равил өендә, аны әнисе белән хатыны карыйлар. Туганнары аның терелүенә өметләнәләр. Аңа озын сроклы нейротернәкләнү курсы кирәк, ул Равилгә аңына килергә ярдәм итәчәк. Әлеге процедураны бары тик Германиядә генә эшлиләр. Шулай ук якташыбызга митраль клапанны алмаштыру буенча йөрәгенә операция дә ясатырга кирәк. Дәвалау кыйммәтле, якынча 5 миллион сум акча таләп ителә.
    Зур сумма, шулай да Равил Хабибрахмановның якыннары өметләрен өзмиләр. Интернет контактта аны дәвалауга акча җыю буенча төркем оештырылган. Бүгенге көндә счетка 420 мең сум акча кергән, шуның 250 меңе агымдагы дәвалауга тотылган инде. Авыруның тормышын төрле дарулар, препаратлар белән генә сак­лап торалар.
    Хәйрия концерты программасы оештыру идеясе белән Равилнең туганнан туган сеңлесе Алинә Миңнебаева чыккан. Аңа әлеге планын тормышка ашыруда кадет мәктәбе укучысы, волонтерлар хәрәкәте активисты Татьяна Шаяхмәтова ярдәм иткән.
    Безнең кайгыны йөрәгенә якын алып, безгә ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт, - ди чын күңелдән Алинә. - Сезнең ярдәм белән Равилне яңадан тормышка кайтарырбыз дип өметләнәбез.
    Әйдәгез, Равилнең тормышын коткарырга ярдәм итик, аңа нибары 30 яшь. Кызганыч, берәү дә үзе белән шундый бәхетсезлек булмас дип әйтә алмый, әгәр без чит кайгыга битараф калсак, авыр минутта безгә дә ярдәм итүче табылмас.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: