Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Раштуа бәйрәмен сөенеп билгеләп үттеләр

    Скарятин бакчасында Чистай епархиясе оештырган гадәткә кергән Раштуа бәйрәме узды.

    Изге көннәр (святки) – ул Раштуадан алып Хач Мануга (Крещение Господня) кадәр бәйрәм көннәре белән уралып барган вакыт. Бу көннәрнең барысы да искиткеч шатлык белән тулы. Кунаклар өчен берничә күңел ачу зонасы эшләде. Теләгән һәркем үз мөмкинлекләрен: көчен, җитезлеген, тизлеген сынап карый алды. Өлкәннәр дә, балачага да төрле конкурсларда катнашырга, күңел ачарга ашыкты.

    Бирегә җыелганнарны Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатий сәламләде һәм Раштуа бәйрәме белән котлады.

    – Сезне чын күңелемнән Раштуа бәйрәме һәм Яңа ел белән котлыйм. Сезгә ныклы ышаныч, барлык горефгадәтләребезнең сакланып калуын, җан һәм тән сихәтлеге, тынычлык, игелек һәм иминлек телим, – диде архиерей.

    Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов бәйрәм кунакларына җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

    – Шушы изге Раштуа көннәрендә сезне шундый якты, матур чарада сәламләвемә шатмын. Район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхет, көр күңел, тынычлык һәм иминлек телим, – диде Михаил Ксенофонтов.

    Берәүләр уен мәйданчыкларында күңел ачкан арада, икенчеләр бәйрәм концерты барган сәхнәдә артистларны күзәтте. Чистайлылар җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Скарятин бакчасында чаң тавышы яңгырады. Теләүчеләр камыр ризыклары белән сыйлана һәм кайнар чәй эчә алдылар.


    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: