Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Раштуа балы

Раштуа бәйрәме якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балаларны Яшьләр үзәгендә җыйды.

Бу - Чистай дин оешмасы һәм Яшьләр үзәге коллективының уртак чарасы. Яшь тамашачылар өчен традицион әкият персонажлары белән сәхнәләштерелгән Яңа ел тамашасы әзерләнде. Спектакльдә "Экспромт", "Ритмы детства", "Вдохновение" иҗат коллективлары катнаштылар.
Шуннан соң бәйрәм бизәлгән чыршы янында дәвам итте. Биредә эстафетаны якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр кабул иттеләр, алар "Раштуа" җырын җырладылар, шигырьләр укыдылар, бөек православие бәйрәме турында сөйләделәр. Чистайдан, Чистай Выселкасыннан, Яңа Чишмә районыннан килгән балалар менә дигән чараның кунаклары булдылар. Алар барысы да Чистай дин оешмасы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев