Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Рапс – игътибар таләп итә торган культура

    Рапс хайваннарны протеинлы тукландыру проблемаларын хәл итүдә мөһим урын алып тора. Ул, бер гектардан яшел масса һәм азык берәмлеге чыгышы буенча югары уңышлы культура булып, башка азык үсемлекләреннән калышмый.

    Рапс игүдә игенчеләр өчен төп фактор булып туфракны дөрес әзерләү, карау тора. Һәр хата югары уңышка өметне киметә.

    Безнең районда язгы рапс югары табышлы культурага кертелде. 2019 елда үсемлек 5 мең гектардан артык мәйданны били, әмма сатып алынган орлыкларга документлар: сертификатлар яки актлар, тикшерү һәм сынау беркетмәләре булмаганлыктан, әлеге мәйданнар субсидияләнмәгән.

    – Яшел азыкка еш кына чыгышы билгесез булган орлыклар чәчелә. Узган ел күп сөт алу өчен, яшел азыкка «Луч» һәм «Чистай» агрофирмасы предприятиеләре аны чәчкән иде, – ди «Россельхозцентр» үзәгенең Чистай филиалы баш агрономы Михаил Миронов.

    Димәк, документлары булган һәм тикшерелгән җитештерүчеләрдән орлык сатып алырга кирәк. Һәр югары продуктлы культура кебек үк, рапс та күп көч һәм игътибар: туфракны чәчүгә әзерләү һәм эшкәртүнең агротехник таләпләрен үтәүне, авыруларга, чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы көрәшүне оештыруны таләп итә.

    – Бу үсемлек дым ярата, авыр һәм тыгыз туфрак шулай ук аның үсешенә тискәре йогынты ясый. Чөгендер һәм әвернә чәчәклеләрдән соң рапс чәчәргә ярамый, аларда авырулар һәм корткычлар уртак. Рапсны шул ук басуга кабат дүрт елдан соң гына чәчәргә ярый. Иң яхшысы – аны көзге, язгы бөртекле культуралар, кузаклы-бөртекле культуралардан соң чәчү, – дип билгеләп үтте Михаил Иванович.

    Баш агроном шулай ук чәчү сроклары сортка бәйле, дип ассызыклады. Чөнки рапсның башта үсеш чоры, хәер, тамыр системасы үсеше дә чагыштырмача акрын бара.

    – Төче тырманы исегезгә төшерегез әле, аның тамыразыгы 18-21 көн дәвамында үсә, аннары көпшәләнә башлый. Бу биологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, яшел азыкка рапсны безнең зонада июнь ахырында – июльнең беренче ункөнлегендә чәчәләр.

    Сүз уңаеннан

    Чәчәк ату фазасында булган үсемлекләр, кырау төшкәч тә, туклыклы кыйммәтен югалтмый. Аларда шикәр микъдары 14-15 процентка кадәр арта, яшел массаның дымлылыгы кими һәм аны терлек яхшырак ашый.

    Фото:Г..Гумеровой

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: