Район Советының хисап утырышында төп тема районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары булды
«Чистай» Мәдәни үзәгендә муниципаль район Советының исәп-хисап утырышы булды. Депутатлардан тыш анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка чакырылган кешеләр катнашты.
Сессия башланганчы кунаклар район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында күргәзмәне карадылар, анда аларга җирле предприятиеләр, белем бирү учреждениеләре, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү, районда үткәрелүче патриотик эшләр һәм башкалар турында сөйләделәр.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды, аның беренчесе Бөек Ватан сугышында катнашучыларга «Чистай муниципаль районының мактаулы гражданины» исемен бирүгә кагылды. Карар проектын район башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр итте, депутатлар аны бертавыштан хупладылар. Мактаулы гражданин исемнәре Евгения Андреевна Черножуковага, Анастасия Федоровна Архиповага һәм Алексей Михайлович Егоровка бирелде. Бөек Ватан сугышында каташучы Нәкыйп Мөбарәкша улы Хәйруллин да — районыбызның Мактаулы гражданины. Бу исем аңа алданрак бирелгән иде.
Көн тәртибенең икенче өлеше буенча муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Ул Чистай районының 2024 елга социаль-икътисди үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары турында җентекле доклад белән чыкты.
Дмитрий Алексеевич сүзен Махсус хәрби операция темасыннан башлады. Ул чистайлыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, шулай ук яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итүләрен билгеләп үтте.
Утырышта катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Район башлыгы икътисади күрсәткечләр, федераль һәм республика программалары, социаль өлкә, туризм, мәгарифтәге казанышлар, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм башка нәрсәләр турында сөйләде.
Үзенең докладында Дмитрий Иванов быел булачак мөһим вакыйгаларга да тукталды.
— 2025 елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәйрәм әлеге тарихи көннең әһәмиятен ассызыклаучы күләмле чаралар: парадлар, концертлар һәм хәтер акцияләре белән билгеләп үтеләчәк. Быелгы ел Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде. Бу исә тарихи хәтернең, безнең илебезне саклаганнарга һәм саклаучыларга хөрмәтнең, шулай ук гражданнарны патриотик тәрбияләү белән бәйле аспектларның нинди мөһим булуын ассызыклый. Ул элеккеге Ватанны саклаучыларның роле мөһимлеген күрсәтергә генә түгел, ә бүген илебез сагында торучыларга ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәтергә дә чакыра, — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
Район башлыгы шулай ук быел мөһим сәяси вакыйгалар — Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар узачагын да ассызыклап үтте.
Үзенең чыгышы азагында Дмитрий Иванов актив эшләре, районыбызның үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен депутатларга, предприятие коллективларына, халыкка зур рәхмәт белдерде.
«Чистай пластмасса заводы» предприятиесенең эше турында аның җитәкчесе Сергей Степанов сөйләде. Чистай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов та доклад белән чыкты, ул узган ел аларга ышанып тапшырылган территориядә нинди эшләр башкарылуы хакында сөйләде.
Утырышка нәтиҗәне ТР Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ясады. Ул районның социаль-икътисади күрсәткечләрен уңай бәяләде һәм аерым тармакларда казанышларны билгеләп үтте. Ул шулай ук шәһәрдә җәмәгать транспорты һәм суүткәргеч челтәре белән килеп чыккан проблемаларга аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Рөстәм Нигъмәтуллин алгарышлы үсеш территориясенә, шәһәрнең сәнәгать паркларына яңа резидентлар җәлеп итү буенча активрак эшләргә чакырды, шулай ук белем бирү учреждениеләрендә төгәл фәннәрне өйрәтүгә аерым иътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары җирле үзидарәнең вәкаләтле органнарына сайлауларга кандидатлар сыйфатында махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итүнең актуальлеген ассызыклады.
Утырыш аерым чистайлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев