Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр җирдә: «Россия көне белән!» - дигән сүзләр яңгырады

12 июньдә шәһәрнең берничә мәйдан­чыгында чистайлылар өчен бәйрәм чаралары үтте.

10 сәгатьтә россиялеләр өчен Скарятинский бакчасында бәйрәм чарасы башланды. Кунаклар өчен концерт, төрледән-төрле тематик мәйданчыклар һәм күңел ачу оештырылды.
Балалар спорт ярышларында һәм эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Рәсем ясарга яратучылар Россиягә үз мәхәббәтләрен төсле акбурлар белән асфальтта белдерделәр. Балалар, җир шары, триколор - яшь рәссамнар сурәтләгән рәсемнәрнең бу әле кечкенә бер өлеше генә.
«Россия көне белән!» - барлык бәйрәм мәйданчыкларында шундый сүзләр яңгырады. Кунакларга безнең илебез, аның байлыгы, матурлыгы һәм үзенчәлекле урыннары турында сөйләделәр.
Бу көнне иганәчелеккә дә урын булды. Скарятинский бакчасында «Игелек кибете» оештырылды. Анда кулдан эшләнгән төрле әйберләр һәм картиналар тәкъдим ителде, аларны сатудан кергән акча балалар йорты счетына күчереләчәк.
Бәйрәм «Хәзинә» бакчасы территориясендә дә җәелдерелде. 10 сәгатьтә анда балалар өчен шигъри тамаша старт алды. Олылар белән бергә алар Ватан турында шигырьләр укыдылар, бирегә җыелганнарны бәйрәм белән котладылар.
«Ачык микрофон» чарасында теләгән һәр кеше Россия турында яраткан җырларын җырлый һәм аңа булган мәхәббәтен белдерә алды. Шунда ук китаплар белән алмашу оештырылды, ул чистайлылар арасында соңгы вакытта популярлык казана.
Бәйрәм программасы «Россия - минем Ватаным» дигән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны Россия көне белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президентының бәйрәм котлавын укыды.
-Чирек гасырдан артыграк вакыт дәвамында безнең илебез яңа тарихи шартларда үсә. Икътисадта, социаль тармакта һәм илнең куәтен ныгытуда күзгә күренерлек үзгәрешләр Россиянең халыкара аренада дан-шөһрәтен тәэмин итәләр, гражданнарыбызның горурлыгы һәм иртәгесе көнгә ышанычы булып хезмәт итәләр.
Заманча Россия дәүләтчелеге, яшь булуына карамастан, батырлык һәм ныклык үрнәкләре, җиңүләр һәм бөек казанышлар белән тулган бай тарихка таяна диелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев