Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр дәрестә толерантлык тәрбияләү алып барыла

Бүгенге көндә толерантлык темасы аеруча актуаль, чөнки беренче планга ирекле үсү һәм яшәү өчен кирәкле булган кыйммәтләр һәм принциплар чыга. Белем бирү учреждениеләрендә аның ничек тормышка ашырылуы турында муниципаль район башкарма комитеты мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин сөйли.

Аралашу культурасы проб­лемасы - мәктәптә, тулаем җәмгыятьтә иң кискен проблемаларның берсе. Бер- береңә карата түзеп тору мөһим, әмма бу җиңел түгел. Бүгенге көнгә укуның беренче көннәреннән үк толерантлык культурасы тәрбияләү зарурлыгы барлыкка килә. Балалар, бигрәк тә яшүсмерләр мохитында агрессия, мәрхәмәтсезлек, усаллык киң таралган. Без балаларны толерантлык рухында, башка кешеләрнең хокукларын һәм иреген хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбияләүнең нәтиҗәле механизмнарын эзлибез.
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә төрле милләт балалары укый. Муниципаль районда татар телен өйрәнеп сигез гомуми белем мәктәбе эшли, алты мәктәп ике телдә укыта, бер мәктәп белем бирүнең этнокультуралы (чуваш) компоненты белән.
- Укучылар арасында толерантлыкны үстерү буенча эш алымнары һәм формалары нинди?
- Чаралар ТРның ике дәүләт телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балалар төрле халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышалар. Милли бәйрәмнәр -Масленица, кече сабантуй, Нәүрүз, Питрау, җирле язучылар белән очрашулар, халык традицияләрен: узганы һәм киләчәге темасына сыйныф сәгатьләре уздыруны практикага кертү әһәмиятле. Алар башка милләт вәкилләренә, аларның теленә, мәдәниятына, тарихына, гореф-гадәтләренә яхшы мөнәсәбәт, гуманлылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Әлеге чараларда барлык милләт балалары да катнаша. Укытучылар Г. Исхакый, Х. Туфан, Б. Пастернак музейларына барулар оештыралар. Туган тел көненә багышланган чаралар аеруча күңелле үтә. Биредә балалар туган телләрендә җырлар башкаралар, шигырьләр укыйлар. Югары Кондрата мәктәбендә "Керәшеннәр тарихы һәм мәдәнияте" дигән программа эшләнгән, ул факультатив дәресләрдә тормышка ашырыла.
- Терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча тулай республика программасы кысасында нәрсә эшләнә?
- Уку елы "Экстремизмга - юк" дигән айлыктан башлана. Ул укучыларда интеллектуаль, экологик, җәмәгать һәм рухи потенциалны үстерүгә "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре", курсы программасы буенча укучыларны практик әзерләүнең сыйфат дәрәҗәсен тикшерүгә ярдәм итә. Ул шулай ук яңа алымнарны һәм методларны эшләүгә һәм камилләштерүгә, яшьләрне экстремаль хәлләрдә имин тотуга өйрәтүгә, үзара ярдәм күрсәтүгә, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен кызыксынучанлыкны үстерүгә дә ярдәм итә. Һәр дәрес Бесланда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып башлана. Кече яшьтәге мәктәп укучылары уен формасында экстремаль шартларда саклану ысулларын өйрәнәләр, тормышны һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган кагыйдәләрне ныгыталар. Өлкән сыйныфларда түгәрәк өстәлләр уздырыла. Анда хәрби-патриотик тәрбияләү, ватанга мәхәббәт, илебездәге төрле милләтләр мәдәниятенә толерантлык мөнәсәбәтләре сораулары күтәрелә.
Укучылар асфальтта "Безнең бәхетле балачак" дигән рәсем конкурсы, "Экстремизмга - юк" дигән викторина, бирелгән темага рәсемнәр күргәзмәсе уздыралар, "Терроризм идеологиясе" стена газетасы әзерлиләр, "Яшәү өчен белергә кирәк", "Әйдәгез, халыклар белән дус булыйк", "Кулга кул тотыныйк, дуслар", "Нәтиҗәле аралашу ысуллары", "Терроризмнан ничек сакланырга", "Дини агымнар куркынычы", "Мин һәм минем янәшәдәге кешеләр" дигән темалар буенча сыйныф дәресләре уздыралар.
Традицион чаралар белән беррәттән, кадет-интернат мәктәбенең "Ватан сакчысы" программасының хәрби-патриотик блогында, ТИН фәне кысаларында иминлек, кадетлар аңында толерантлык тәрбияләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар системасы каралган.
- 2012 елның сентябреннән "Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре" курсы кертелә. Ул нинди мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш?
- Аның максаты кече яшьтәге мәктәп балаларында әхлакый тәрбияләүгә, Россиянең күп милләтле халкының мәдәни һәм дини традицияләрен белүгә һәм хөрмәт итүгә нигезләнгән, шулай ук башка мәдәниятләр һәм карашлар вәкилләре белән әңгәмәгә нигезләнгән әхлакый тәрбия формалаштыру.
Мин Бөтендөнья татар конгрессы Чистай бүлеге җитәкчесе булып торам, ул ТРда төрле милләт халыклары һәм төрле конфессияләр вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту буенча зур эш алып бара. Безнең бүлек муниципаль район башкарма комитетының мәдәният, яшьләр эшләре бүлекләре, мөхтәсибәт, җәмәгать оешмалары белән бергә әлеге эшкә үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев