Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр чистайлыга – аерым игътибар

Җомга көнне, 21 октябрьдә, Чистай муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе территориаль төбәк бүлегенең Чистай җирле бүлегенең сәяси советы сәркатибе Илдус Әхмәтҗанов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итүне үткәрде.

Илдус Тәлгать улына кабул итүгә бу көнне 14 кеше язылган иде. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе, көтелгәнчә, торак шартларны яхшырту мәсьәләсе буенча булды. Чистайда яшәүчеләрне борчыган проблемалар арасында Бебель урамы буйлап юл участогына асфальт җәю, шәхси корылмаларны шәхси милеккә документларны рәсмиләштерү, торак-коммуналь хезмәтләрнең кыйммәт булуы (1 нче микрорайонда кайнар суның бәясе), сукбай этләрне тоту, 4 нче номерлы шәһәр автобуслары маршрутын үзәк район дәваханәсенә кадәр озынайту һәм башкалар булдылар.
Илдус Әхмәтҗанов "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль төбәк бүлегенең Чистай җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наилә Моратова һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Эльмира Билалова белән бергә гражданнарны кабул итүне алып барды. Гражданнарның һәр мөрәҗәгате контрольгә алынды, җаваплы затлар һәм аларны үтәү вакытлары билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев