Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Һәр бала – аерым дөнья»

Үзен балаларга багышлауның нәрсә икәнен утыз елга якын стажы булган Ольга Иванова ишетеп кенә белми. Бүген сүзебез нәкъ аның хакында ягъни 26нчы номерлы «АБВГДейка» исемле балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче турында барачак.

 Ольга Васильевна педагог булу хакында кече яшьтән үк хыяллана. Нинди һөнәр алырга дигән сорау аны бөтенләй дә диярлек борчымаган, чөнки ул киләчәктә балалар белән эшләячәгенә кечкенәдән үк ышанган. Нәкъ шулай килеп чыга да, аның балачак хыялы тормышка аша, менә 28 ел инде ул балалар арасында.Шуның 20 елын ул башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшли, 8 ел элек балалар бакчасына килә.

Өченче балабыз тугач, миндә балалар бакчасында эшләү теләге туды. Ни өчен икәнен дә тәгаен белмим, әмма өченчебез туу белән мин мәктәпкәчә яшьтәге балалар янына тартылуымны аңладым. Кызым азрак үскәч, балалар бакчасына эшкә урнаштым, миңа бик ошады,  –   дип сөйли Ольга Васильевна.

Ә сез балалар бакчасында беренче эш көнегезне хәтерлисезме? – дип кызыксынам әңгәмәдәшчемнән.

Мин башта бирегә танышу өчен килдем. Мондагы мохит миңа шунда ук ошады: уңайлы, җылы, матур, күңелле, һәр якан балалар тавышы ишетелеп тора... Аннары үзем эшләячәк төркемгә килдем. Анда мине балаларның кызыксынучан карашлары каршы алды. Моңа хәтле мәктәптә эшләдем, анда балалар барыбер ниндидер белемнәр белән киләләр. Ә биредә әлеге нәниләргә карап уйга калдым, аларны нигәдер өйрәтә алырмынмы дип уйладым. Алар бит бигрәк бәләкәйләр... Әмма шикләнүләрем озакка бармады, балалар мине бик тиз үз иттеләр Миңа хезмәттәшем Ирина Михеева нык ярдәм итте, берничә көн без бергә эшләдек, ул миңа барысын да аңлатты, күрсәтте. Мин бик тиз төшендем. Үткәргән дәресләреңнән балаларның нидер үзләштерүләрен күрү – үзе зур шатлык, зур канәгатьләнү хисләре кичерәсең.

 Ольга Иванованың балалар бакчасында әлегә бер генә чыгарылышы булган. Киләсе елга аның канаты астыннан тагын бер төркем чыгачак.

Вакыт бик тиз уза! Әле күптән түгел генә балалар кечкенә иделәр, инде шактый үстеләр. Хәзер миндә өлкән яшьтәгеләр төркеме, 5-6 яшьлектәге 23 бала. Һәр бала – аерым дөнья ул. Һәрберсенә якын килергә тырышам, чөнки баланың тәрбиячене аңлаулары һәм аңа ышанулары бик мөһим. Бу җиңел түгел, әмма шунсыз булмый. Мәсәлән, кайсындыр елаганда кызганырга ярамый, тынычлыкта калдыру яхшы, ә икенчесен, киресенчә, тезеңә утыртып башыннан сыйпарга, кочарга кирәк.

Ольга Иванова һәр дәрескә бик ныклап әзерләнә. Кирәк вакытта үз куллары белән күрсәтмә әсбаплар да әзерли. Башка сүз белән әйткәндә, тәрбияче ул иҗади һөнәр иясе дә әле.

Кибетләрдә һәрвакытта да кирәкле әйберләрне табып булмый, әле дәреслекләр дә арзан түгел. Без хезмәттәшем белән аңлашып эшлибез, шуңа күрә үзебезгә нәрсә кирәген һәрчак бер-беребез белән бүлешеп торабыз. Бергәләшеп үзебезгә эштә ярдәм итәчәк дәреслекләр әзерлибез, билгеле, боларны эш вакытында түгел, өйдә ясыйбыз. Безнең балалар бик еш конкурсларда катнашалар, бәйгеләр өчен ясаган әсбапларыбызны дәресләрдә дә кулланабыз. Әсбапларсыз эш бармый. Балалар өчен укыту процессы һәрчак хәрәкәттә булырга тиеш, алар шулай яхшырак аңлыйлар, дәресләрнең мәгънәсенә төшенәләр.

Тәрбияче өчен ата-ана­лар белән эшләү дә мөһимдер...

Билгеле, бу шулай. Педагог һәрвакытта әти-әниләр белән аңлашып эшләргә тиеш. Ул яктан миңа бәхет елмайды, 28 ел педагоглык эшчәнлегемдә минем бер тапкыр да ата-аналар белән конф­ликтлар булмады. Алар белән һәрчак тыгыз элемтәдә булырга, күбрәк аралашырга тырышам. Без ата-аналар белән җыелышлар үткәрәбез, алар өчен белешмәлекләр ясыйбыз, консультацияләр үткәрәбез. Без бер-беребезгә балалар тәрбияләүдә ярдәм итәргә, бер юнәлештә эшдәргә тиешбез. Шуңардан башка нәтиҗә булмаячак. Бала ул – гаилә көзгесе, әгәр дә безгә ата-аналар ярдәм итмәсә, безнең бар тырышлык­ларыбыз бушка китәчәк. Без яхшы балаларыбыз һәм менә дигән ата-аналарыбыз булу белән бәхетле.

Сезнең гаиләгез дә күп балалы. Барысына да ничек өлгерәсез?

Гаилә – минем терәгем. Гаиләдә тынычлык булмаса, эшкә дә кул бармый. Миңа якыннарым һәрчак ярдәм итәләр, моның өчен мин аларга чиксез рәхмәтле. Ирем – алтын бәясе кеше, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Өлкән балалар инде зурлар, башка шәһәрләрдә яшиләр.Төпчек кызыбызга 9 яшь, ул безнең янәшәдә. Һәрберсенә игътибарымны җиткерергә тырышам. Гаиләдәге үзара аңлашучанлык, дуслык, татулык миңа һәр нәрсәгә өлгерергә ярдәм итә торгандыр.

Киләчәктә үзен шушы һөнәргә багышларга теләү­челәргә нинди теләкләрегез бар? Педагогик эшчәнлеккә үзен төгәл шушы һөнәргә багышларга ниятләгән кешеләргә генә барырга кирәк. Моның өчен күңелең белән шушы эшкә тартылырга кирәк. Безнең эштә иң мөһиме – балаларны ярату. Моңардан башка яхшы тәрбияче булып булмый. Безнең һөнәрне сайлаган кеше аралашучан, һәр нәрсәне белергә омтылучы, үзендә тәрбияләнүчеләргә ихлас булырга тиеш. Нәниләрдә сиземләү көчле, алар кылануларны яратмыйлар. Мин үз һөнәремне, балаларны яратам, аларның елмаюыннан энергия, көч-куәт алам.

Әйтергә телим

Людмила Ильина, балалар бакчасы мөдире:

Ольга Васильевна – грамоталы һәм тәҗрибәле педагог. Аның төркеменә йөрүче балаларның әти–әниләре бәхетле. Ул һәр балага якын килә белә.Үзендә тәрбияләнүчеләрнең һәркайсына үз баласына караган кебек карый. Балалар моны сизәләр, шуңа күрә дә аны яраталар, аңа ышаналар.Ольга Васильевна ата–аналар белән тыгыз элемтәдә эшли, бу тәрбияче өчен бик мөһим. Ул – үз эшенең остасы, шулай ук ярдәмчел, мәрхәмәтле, ачык күңелле кеше.

Жасмена Саутина:

 Ольга Васильевна – зур хәрефтән язылырдай педагог. Ул балаларны бик ярата. Минем кызым Анжелика 2 яшь тә 4 айда балалар бакчасына йөри башлады.Төркемдә аңа беренче көннән үк ошады. Шуннан бирле ул бакчага яратып, бик теләп бара. Монда, билгеле, тәрбияченең роле бик зур. Мин Ольга Васильевнаны үз эшенең остасы дип саныйм, ул бар күңелен балаларга бирә, аларны җаваплылыкка, максатчан булырга өйрәтә. Гомумән, мин кызымның әлеге төркемгә йөрүенә сөенеп туя алмыйм, аларны көн дә яраткан тәрбиячеләре Ольга Васильевна, Ирина Валентиновна һәм Света апасы янәшәсендә тыныч күңел белән калдырып китәм. Аларга барысына да сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев