Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

QR-кодлы тормыш: нәрсә үзгәрде?

«Чистай-информ» хәбәрчесе сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы объектлары, спорт үзәкләре буенча журналистлар рейды үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 11 октябрьдән республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен яңа чикләү чаралары гамәлгә кертелде.

Мәсәлән, театрларда, концерт залларында, кинотеатрларда, циркларда залларның тулылыгы 50 проценттан артмаска тиеш (билгеле шартлар үтәлгәндә аларның эше 70 процентка тулган залларда башкарылырга мөмкин); җәмәгать туклануы объектларына, спорт үзәкләренә, йөзү бассейннарына, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, 400 кв.метрдан артык мәйданлы сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренә керү өчен QR-кодлар күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция режимы кертелде.

Дөрестән дә кертмиләрме?

«Чистай-информ» хәбәрчесе сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы объектлары, шәһәрнең спорт үзәкләре буенча журналистлар рейды үткәрде һәм яңа чикләүләр кертү белән аларның эше ничек үзгәрүен ачыклады.

Рейд күрсәткәнчә, ковидтан вакцинация үтүне расламыйча, шәһәрнең спорт комплексларына эләгү авыр булачак. Чөнки аларда барлык килүчеләрне җентекләп тикшерәләр.

– Кергәндә без телефонда QR-код яки вакцинация турында кәгазь сертификат һәм паспорт күрсәтүләрен сорыйбыз. Кодны сканер аша үткәргәннән соң паспорт мәгълүматлары белән чагыштырабыз. Шуннан соң гына алга таба узарга мөмкин, – дип сөйләделәр спорт үзәкләренең берсендә.

Җәмәгать туклануы объектларына керүнең яңа кагыйдәләре турында ишекләрендәге мәгълүмат язылган кәгазь битләр сөйли. Бирегә шулай ук QR-кодтан башка керү мөмкин түгел. Вакцина кадатмаган кешеләргә җәмәгать туклануы учреждениеләре өйгә китереп бирүне тәкъдим итәләр. Әмма, берничә кафеда әйтүләренчә, бу аларга клиентлар җәлеп итәргә ярдәм итми.

– Әгәр элек төшке аш вакытында залларыбыз тулы булса, бүген без көндезге сәгать бергә ике кешелек бер өстәлгә генә хезмәт күрсәттек. Кешеләр килә, әмма язуны күреп яки QR-код күрсәтү үтенечен ишетеп, кире борылып китәләр. Без яңа чикләүләр безнең тармакка тискәре йогынты ясар дип куркабыз. Өстәвенә, кайберләре 2020 елда үзизоляция режимы кертелгәнче булган рентабельлек дәрәҗәсенә һаман да кайта алмадылар, – дип зарландылар җәмәгать туклануы бинасында.

Сәүдә объектлары белән хәл төрлечә тора. Кайбер сәүдә нокталарының ишекләрендә QR-кодларсыз хезмәт күрсәтүләре турында белдерүләр эленеп тора, чөнки алар 400 кв.метрдан да артмаган мәйданны били. Эре кибетләргә вакцинация турында сертификат яки аның электрон төрен күрсәтә алган сатып алучыларны гына кертәләр. Берничә сәүдә үзәгенә без тоткарлыксыз керә алдык һәм бездән беркем дә QR-код күрсәтүне таләп итмәде.

QR-код һәм өлкәннәр

QR-кодлар кертелү өлкән яшьтәге кешеләр өчен кайбер кыенлыклар тудырды. Чөнки аларның күбесе заманча гаджетлардан файдаланмый һәм хәтта прививка ясаткан очракта да, сертификатны мөстәкыйль рәвештә кәгазьгә бастырып чыгара алмый.

ТР буенча Баш дәүләт санитар табиб Марина Патяшина белдергәнчә, мондый очракларда аларга волонтерлар ярдәм итәчәк.

«Без бу мәсьәләне аерым игътибарга алачакбыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарга Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетлар булдыруда ярдәм күрсәтәчәкбез. Бәлки, бу эш белән волонтерлар шөгыльләнерләр һәм вакцина ясаткан затка сертификатны кәгазьдә бастырып бирерләр. Анда шулай ук QR-кодны укып булачак», – дип билгеләп үтте Марина Патяшина матбугат конференциясе барышында.

 

Covid-19 белән күптән түгел авырган булсаң, QR-кодны ничек алырга

Әгәр кеше соңгы алты айда коронавирус кичергән, табибка мөрәҗәгать иткән һәм аңа диагноз куелган булса, бу гражданинның мәгълүматлары, һичшиксез, авыручыларның федераль реестрына кертеләчәк.

Әлеге мәгълүматлар нигезендә дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итәргә һәм кичергән авыру турында сертификат алырга мөмкин.

Аны шулай ук дәүләт хезмәтләре сайтында мөстәкыйль рәвештә алырга мөмкин. Моның өчен гражданинның расланган исәпкә алу язуы булуы (әлеге язуны күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп расларга мөмкин) кирәк.

Әгәр кеше өйдә авыраган һәм табибка мөрәҗәгать итмәгән булса, антитәнчекләргә тестның уңай нәтиҗәләре QR-код алу өчен нигез була алмый.

Яңа чикләүләр – мәҗбүри чара

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов та әлеге катлаулы хәл уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте:

– Ни кызганыч, эпидемиологик хәл яхшырмый, шуңа бәйле рәвештә ковидка каршы чикләүләр катгыйлана. Сәүдә үзәкләренә, кибетләргә, кафеларга, спорт залларга вакцинацияне яки соңгы алты айда коронавирус инфекциясе белән авырауны раслаучы QR-код белән генә эләгеп була. Әлеге чикләү чараларына аңлап карауларын сорап халыкка мөрәҗәгать итәсем килә. Әлеге катлаулы хәлдә бу иминлек тәэмин итүнең иң йомшак ысулы. Вакцинация дәрәҗәсе яхшы иммунизация турында сөйләргә мөмкинлек бирмәгәнлектән, мондый чараларга барырга туры килә. Әмма алар, һәрхәлдә, 2020 елда без кичергән үзизоляция режимы кебек үк авыр түгел. Яшәүчеләрне үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеге турында кайгыртырга, вакцинация үтәргә чакырам. Исегезгә төшерәм, прививка бушлай, вакцинация көн саен үткәрелә.

 

Вакцинация үтәргә язылу мәсьәләләре буенча Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологына 8(84342)5-22-90 телефоны яисә 8(84342)5-10-03 телефоны буенча эксперт эше буенча баш табиб урынбасарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев