Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

QR-кодлар кертелүгә ничек карыйсыз?

Октябрь башында Татарстан Республикасы хакимияте төбәктә коронавирус белән бәйле яңа чикләү чараларын кертү турында карар кабул итте.

Аерым алганда, 11 октябрьдән республикада вакцинация үтү яки коронавирус кичерү турында раслаучы QR-кодлар системасы эшли башлады. Алар сәүдә үзәкләренә, җәмәгать туклануы пунктларына, фитнес-залларга, бассейннарга һәм башка учреждениеләргә керү мөмкинлеге бирә. Без респондентлардан: «QR-кодлар кертелүгә ничек карыйсыз?» – дип кызыксындык.

Владимир Ковязин, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары:

– Бу чикләүләр – мәҗбүри чара, алар 2020 елның язын кабатламас өчен кертелә. Хәтерләсәгез, ул чакта азык-төлек булмаган барлык кибетләр, сәүдә үзәкләре, мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, белем бирү үзәкләре һәм башка объектлар ябылган иде. Вакцинация буенча кампания шактый күптән башланды, әмма прививка ясатучылар саны иминлек тәэмин итү өчен җитәрлек булмады. Шуңа күрә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләсен шул рәвешле хәл итәргә туры килә. Халыкка мондый чараларга аңлап карарга кирәк, чөнки ул гражданнарның хәрәкәт итүен чикләүгә караганда йомшаграк.

 

Гөлнара Хәйруллина, сәүдә бүлеге начальнигы:

– Әлбәттә, яңа чикләү чаралары эшмәкәрләрне сөендермәде. Әмма барысы да аңларга тиеш, алар хәл кискенләшү сәбәпле кертелде. Хәзерге вакытта бу иң кулай вариант. Югыйсә, киресе булган очракта, вәзгыять тагын да кискенләшергә һәм катгыйрак чикләүләр кертелергә мөмкин, ә бу бизнеска һәм башка өлкәләргә чираттагы зыян салачак.

Антон Зайцев, Чистай шәһәр Советы депутаты:

– Бу яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш коралларының берсе. Аның нәтиҗәлелеген вакыт кына күрсәтә ала. QR-кодлар системасын кертү халыкны прививка ясатырга этәрергә тиеш. Теләсә нинди чикләүләрнең бизнеска да, кулланучыларга да зыян салуын барысы да аңлый. Локдаун – бизнес өчен иң тискәре сценарий. Шуңа күрә килеп туган хәлдә QR-кодлар системасы – иң кулай вариантларның берсе.

Ирина Җиһаншина, шәхси эшмәкәр:

– Әлбәттә, кибетләрне бөтенләй ябуга караганда, бу күпкә кулайрак чара. Күп кенә эшмәкәрләр үзизоляция режимын керткәнчегә кадәр булган табыш һәм рентабельлек дәрәҗәсенә һаман да кайта алмыйлар. Зур булмаган биналарда сәүдә мәйданнарын арендалаган эшмәкәрләргә бу хәл көчле йогынты ясамады. Ә зур сәүдә үзәкләрендә мәйдан биләүчеләр өчен QR-кодлар кертелү клиентлар санын киметергә мөмкин.

Валентина Краснова, лаеклы ялда:

– Моны күбрәк кеше вакцина ясатсын өчен эшлиләрдер, мөгаен. Шәхсән мин берничә ай элек прививка ясаттым. Әмма бу кодлардан файдаланмыйм, чөнки алар таләп ителми торган азык-төлек кибетләренә генә йөрим. Кешеләр күп җыелган урыннарга йөрмәскә тырышам. Хәзер вакыты шундый, саклык комачауламаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев