Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү - Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә йөкләнгән бурыч

Шәһәребезнең «Чистай» мәдәни үзәгендә үткәрелгән Мәүлид бәйрәме изге Коръән сурәләре белән башланып китте.

«Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизовның моңлы тавышы күңелләргә үзгә бер рәхәтлек, җылылык өстәде... Имам-мөхтәсиб вазифаларын башкаручы Мөхәммәт Кыямов динебезнең асылы булган Мөхәммәт пәйгәмбәр (с.г.в.), аның күркәм сыйфатлары турында сөйләде. «Адәм баласына һәрчак үрнәк, гыйбрәт кирәк. Безнең өчен һәрнәрсәдә үрнәк булып үзебезнең Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) тора. Без аңардан үрнәк алырга, аны хөрмәтләргә тиешбез. Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү - Аллаһы Тәгаләдән безгә йөкләнгән бурыч ул», - дип Мөхәммәт хәзрәт Пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәргә, үзебездә дә аңарга хас сыйфатларны булдырырга чакырды.
Әлеге күркәм бәйрәмгә башкалабыздан, шулай ук тирә-күрше районнардан да дин әһелләре килгән иде. Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Михаил Ксенофонтов бәйрәмнең кунаклары булдылар. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөселманнарны Мәүлид бәй­рәме белән тәбрик итте һәм күңелендәге уй-теләкләрен залдагыларга да җиткерде:
- Без үз динебезне, Пәйгамбәребезне белергә, аларны үз бала - оныкларыбызга да өйрәтергә тиешбез, - диде ул. Бәйрәмне уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Халит Гарифуллинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Епископ Парменның ихластан әйткән сүзләре дә мөселман кардәшләребез өчен бик күңелле булды.
- Шушы салкын гыйнвар аенда мөселманнар да, православиелеләр дә үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ике дин вөкилләренең дә дуслыкта, татулыкта, үзара хезмәттәшлек итеп яшәүләре - зур шатлык. Ә менә кешенең кем булуына, нинди милләттән булуына карамастан, иң зур дош­маны ул - динсезлек, - дип ассызыклады ул.
Михаил Ксенофонтов динебездә узган ел булган яңалыклар, уңай үзгәрешләргә тукталды. Алар исә шактый: мөселман яшьләре берлеге, мөслимәләр берлеге оешты, «Әниләр» мәчете ачылды. Шунысы аеруча куанычлы: җиребездә тынычлык хөкем сөрә, төрле дин, милләт вәкилләре үзара аңлашып, тату гомер кичерәләр.
Мәүлид бәйрәменә халкы­бызның йөзек кашлары булган җырчыларыбыз - Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзадә Сафиуллина килгән иде. Аларның Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтләре, дини җырлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм «Минбар» төркеме чыгышы да күңелләргә рухи азык өстәделәр.
Ә яшь йолдызыбыз, «Голос. Дети.» Бөтенроссия телевизион конкурсы финалисты, якташыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова­ның чыгышы чистайлылар өчен аеруча зур шатлык булды. Аның башкаруында яңгыраган гарәп, татар, инглиз телендәге җырлар дулкынландырды да, сокландырды да... Иманлы яшь талант иясенә киләчәктә чикләнмәгән уңыш-бәхетләр насыйп булсын.
Әлеге бәйрәмдә декабрь башында мөслимәләр берлеге тарафыннан хатын-кызларыбыз арасында игълан ителгән иҗади конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Казан кунагы Илнур Фәйзрахмановның бәйрәм кичәсен матур итеп алып баруы, җанга ятышлы, ягымлы тавышы да һәр чыгышка үзгә бер күркәмлек өстәде.
Мәүлид бәйрәменә килү­че әни-әтиләрнең, әби-бабайларның, ул-кызларның күп булуы исә аеруча сөендерде, бәйрәмнең алар күңеленә хуш килүе бер-берсе белән фикер алышуларыннан, уй-кичерешләреннән үк сизелә, һәрберсенең йөзендә нур балкый иде. Алар оештыручыларга ихластан рәхмәт әйтә-әйтә, күңелләренә рәхәтлек, җылылык алып, өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев