Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Прость елгасының яры хәзер чиста!

    «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә экологик эш башкардылар.

    «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә экологик эш башкардылар.

    Без табигый байлыклардан файдаланабыз, әмма шул ук вакытта аларның сакланышын һәм чисталыгын саклау өчен җавап тотуыбызны онытабыз. Коену сезоны артта калды, әмма яр буе зонасында ял итү әле дәвам итә. Яр буенда ял иткәннән соң, кайберәүләр үз артларыннан чүп-чар калдыра.

    Табигать тыюлыгы территориясе ай саен тәртипкә китерелә. Биредә һәрвакыт намуссыз кунаклар ял итүен раслаучы чүплекләр барлыкка килә. Бу юлы экологик эшкә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да кушылды. «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә алар ярны полиэтилен пакетлардан, пластик, пыяла савытлардан һәм башка чүп-чардан чистарттылар.

    Антон Фомин һәм Дамир Каюмов дуслары белән табигать кочагында ял итәргә яратуларын яшермиләр. Аларның сүзләренә караганда, ял иткәннән соң алар табигатьтә чүп-чар калдырмыйлар, ә пакетларга тутыралар һәм утильләштерәләр.

    – Ял итүчеләр һәм балыкчылар биредәге тәртипне бозмасалар, әйбәт булыр иде. Әйдәгез, башкаларның хезмәтен хөрмәт итик, әйләнә-тирә табигать турында кайгыртыйк, табигатьтә ял иткәннән соң чүп-чар калдырмыйк. Әгәр һәркем, башкаларга сылтамыйча, үзеннән башласа, бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкин булыр иде, – диләр егетләр.

    «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы начальнигы Александр Чебурахтин билгеләп үткәнчә, студентларны җәлеп итү – агарту эшенең бер өлеше. Моннан тыш, яшьләрне үгетләргә туры килми.

    – Чүп-чарны җыеп алганнан соң, малайлар һәм кызлар ял иткән урынны чиста калдырырга кирәк дигән нәтиҗә ясаячаклар. Бу хакта әле дусларына да сөйләячәкләр, – ди Александр Юрьевич. – Экологик чара барышында без кайберәүләрнең чүп-чарны пакетка төяп, әмма багажникка кадәр алып барып җитмичә, аны куаклар арасына ташлап калдырганнарын күрәбез. Элеккеләре белән чагыштырсак, хәзер чүп-чарның күпкә азрак булуын әйтергә мөмкин.

    – Хокук бозучыны «җина­ять өстендә» тотканыгыз бармы? – дип табигать тыюлыгы начальнигыннан кызыксынам.

    – Без тыюлык территория­сендә, Чистай районының һәркем керә алырлык аучылык биләмәләрендә рейдлар үткәрәбез. Быел тәртип бозган өчен 30 беркетмә төзелде. Кайвакыт кисәтү ясыйбыз. Биредә, мәсәлән, мәгълүмати аншлаг тора, анда әлеге территориягә автомобильләрдә һәм мотоциклларда керү тыелган дигән мәгълүмат язылган. Кайберәүләр аңа игътибар итми. Транспортны ерак булмаган урында калдырырга һәм рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин.

    Чүп-чар төялгән машина хезмәт десанты эшенең нәтиҗәсе булып тора.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: