Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прокуратура 40 хокук бозу очрагын ачыклаган

Чистай районында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең быел беренче утырышы район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Ситдыйков 2020 елда тикшерелгән ришвәтчел җинаятьләр турында җентекләп сөйләде.

Артур Таһир улы сүзләренә караганда, хисап чорында 2019 ел белән чагыштырганда кузгатылган җинаять эшләре саны 6дан 10га кадәр арткан. Судка җибәрелгән ришвәтчел характердагы җинаятьләр буенча җинаять эшләре дә күбәйгән.

Мисал итеп ул 1968 елда туган Чистай районында яшәүчегә карата кузгатылган җинаять эшләренең берсен китерде. 2019 елның августында, районның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә куркынычсызлык хезмәте башлыгы буларак, ират законсыз гамәл кыла. Шәхси баю максатыннан, 100 мең сумга ул агропредприятие карамагындагы бинаны сүтәргә телдән рөхсәт биргән.  

– Куркынычсызлык хезмәте башлыгы буларак, бу гражданин күрсәтелгән мөлкәтнең сакланышы өчен җавап бирергә тиеш иде, ягъни үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, ул авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры рөхсәте булмаса да, бинаны сүтәргә ярдәм иткән. Алдан тикшерү барышында әлеге гражданинның җинаять эшчәнлегенең өстәмә эпизодлары ачыкланды. Узган елның 27 августында бу җинаять эше прокуратурага гаепләү карарын раслау өчен җибәрелгән иде, ә сентябрь башында эш тикшерү өчен судка тапшырылды, – дип аңлатты Артур Ситдыйков.

Үз чыгышының ахырында районара тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча районның хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарының уртак эшен активлаштырырга, тиешле мәсьәләләр һәм үзара хезмәттәшлек практикасы турында уртак ведомствоара киңәшмәләрдә фикер алышырга кирәклеген ассызыклады. Дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдаланганда билгеле булган барлык хокук бозу очраклары турында кызыксынулы органнар арасында даими үзара мәгълүмат алмашуны тәэмин итү мөһим.

2020 елда ришвәтчелек юнәлешендәге нинди хокук бозулар ачыклануы турында шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Фидел Әхмәтҗанов сөйләде.

– Күзәтчелек кысаларында прокуратура тарафыннан ришвәтчелек юнәлешендәге 40 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган бозуларны бетерү һәм киләчәктә аларга юл куймау максатында 8 тәкъдим чыгарылды, аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча 8 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 25 протест китерелде, җирле бюджетка ришвәтчел характердагы җинаять кылганнан соң килгән зыянны каплау максатында судка бер дәгъва гаризасы җибәрелде, – дип билгеләп үтте Фидел Фәйзелхан улы.

Доклад ясаучы билгеләп үткәнчә, тикшерү чаралары барышында авыл җирлекләрендәге 4 хезмәткәрнең һәм шәһәр башкарма комитеты хезмәткәренең керемнәре турында белә торып дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат бирү очраклары ачыкланган. Прокурор күрсәтмәләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча алар дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 

Фидел Әхмәтҗановның сүзләренә караганда, узган ел прокуратура хезмәткәрләре судта ришвәтчелек юнәлешендәге 9 җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X