Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Программа уңышлы тәмамланды

    Узган сишәмбедә Чистайда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, шулай ук сугышта катнашучыларның тол хатыннары өчен 24 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды.

    Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге йорт Чистай муниципаль районындагы ветераннар өчен торак бирүнең федераль программасын тормышка ашыруда соңгысы булды. Аны төзү 27 миллион сум тәшкил итте. Программа гамәлдә булган вакытта 250 ветеран 10 йорттан фатирлар алдылар. Ветераннарны өй туе белән котларга муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов белән бергә кунаклар - ТР Дәүләт Советы депутаты Н. Вәлиев, ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе А. Семенычев, "Гранд-Строй" фирмасы директоры О. Батыршин килгәннәр иде.
    Бу көнне 24 сугыш ветераны һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары уңайлыклары булган яңа фатирлардан ачкычлар алдылар. Шулай итеп, үзәк район дәваханәсе янында тулы бер поселок барлыкка килде. Киләчәктә ул, берсүзсез, микрорайонга әвереләчәк. Шунысы да шатландыра, янәшәдә генә тузган торактан күчерелүчеләр өчен йорт төзи башладылар.
    Башлык субсидияләр алу буенча кайбер проблемалар булу һәм өйгә күчүне берничә тапкыр кичектерелүе өчен шәхсән гафу үтенде, әмма хәзер барлык проблемалар да хәл ителгән, ниһаять, ветераннар фатирлардан ачкычлар алдылар.
    Иң яхшы төзүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бөек Ватан сугышы ветераны Н. Хәйруллин әлеге тантанага катнашы булган һәркемгә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Нәкыйп Хәйрулла улы билгеләп үткәнчә, бүгенге өй туйлары Бөек Җиңүдән башка гына мөмкин булмас иде. Дәүләт бары тик хәзер генә Бөек Ватан сугышы фронтларыннан сау-сәламәт кайткан солдатлар каршындагы бурычын түли. Муниципаль район бушлыгы И. Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Н. Вәлиев, ТР Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе А. Семенычев, "Гранд-Строй" фирмасы директоры О. Батыршин Р. Әхмәтҗанованың фатирында өй туенда булдылар. Чәй өстәле артында Рәисә Нурулла кызы яңа фатир өчен федераль, республика һәм муниципаль җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре белдерде. Аның хәзер тормыш шартлары тагын да уңайлырак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: