Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Профсоюзларның төп бурычы - хезмәт ияләренең хокукларын яклау

1 Май хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне булды һәм шулай булып кала да. Профсоюзларга берләшкән һөнәр ияләре, илдә барган социаль-икътисади үзгәрешләргә үз карашларын белдерәләр, лаеклы хезмәт өчен шартлар тудыруга төп таләпләр куялар.

Аларның төп элементлары булып лаеклы хезмәт хакын тәэмин итү, халыкның керемен арттыру, аз керемлеләр санын киметү, халыкны нәтиҗәле эш белән тәэмин итү, хезмәткәрләрнең тормыш һәм сәламәтлеге иминлеге, хезмәтне саклау таләпләренә җавап бирә торган шартларда аларның хезмәт хокукларын саклау тора.

Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Чистай территориаль профсоюз оешмасы рәисе Вера Белова-Реутина хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча профсоюз эшчәнлегенә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.

– Соңгы вакытта район профсоюз берләшмәсе тормышында нинди эшләрне һәм вакыйгаларны аеруча нәтиҗәле һәм әһәмиятле дип саныйсыз?

– Быел дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы тарафыннан хезмәткәрләрне сәламәтләндерү буенча әһәмиятле программа кабул ителде. Ул тиздән тулы көченә эшли башлаячак һәм без анда катнашачакбыз. Профсоюз кертемнәреннән безгә санатор-курорт дәвалануга юлламалар алу чыгымнарын каплау өчен акча бүлеп биреләчәк. Шулай ук ТР Министрлар Кабинеты, Финанс министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәткәрләрне иминләштерү мәсьәләсе дә хәл ителде.

– Профсоюзда торучы хезмәт кәрләр нинди ярдәмгә исәп тота ала?

– Профсоюзлар хезмәтне саклау, барлык шартлар тудырылуы һәм лаеклы хезмәт хакы турында кайгыртырга тиешләр. Без хезмәт кешеләренә сәламәтләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, аларның ялын оештырырга, социаль, матди ярдәм күрсәтергә тиеш. Өстәвенә, профсоюзда яшьләрнең актив булуы һәм үз-үзләрен күрсәтә белүе зарур. Безнең профсоюз әгъзаларының кире кайтару нигезендә кирәкле ихтыяҗларга 20 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бар. Тагын 50 мең сумга кадәр акчаны кайтарып бирү нигезендә алырга мөмкин. Әмма ул сәламәтләнүгә, түләүле дәвалануга яки тренажер залларында, фитнес-клубларда абонементлар сатып алуга гына тотыла ала. Бу бик яхшы социаль ярдәм чаралары.

Бездә, башкалардагы кебек үк, матди ярдәм, профсоюз дәвалану һәм ял итү урыннарына ташламалар бар. Без хезмәткәрләр һәм аларның балалары өчен төрле чаралар, конкурслар үткәрәбез.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?

– 2021 ел профсоюзлар өчен Оештыру һәм кадрларны ныгыту елы дип игълан ителде. Бу профсоюз активистларының әзерлек дәрәҗәсен күтәрергә кирәк дигәнне аңлата. Без моның өстендә эшләячәкбез, чөнки профсоюз лидерыннан, аның активлыгыннан, үз эшен белүеннән, кешеләр белән эшләү осталыгыннан күп нәрсә тора. Шулай ук безнең алда үз эшебезне популярлаштыру һәм үз сафларыбызга яңа оешмалар кабул итү өчен профсоюзларның сафларын ныгыту бурычы тора.

– Яз һәм хезмәт көне уңаеннан район халкына сезнең теләкләрегез...

– Бу бәйрәм совет чорыннан ук хезмәт кешеләре, барлык хезмәтчәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне гәүдәләндерә. Чистайлыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм һәм елдан-ел хезмәт шартларының яхшыруын, хезмәт хакының лаеклы булуын телим. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм иң изге теләкләр юллыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев