Профсоюз хәрәкәтендә яңа җитәкче
Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Чистай территориаль профсоюз оешмасының чираттан тыш отчет-сайлау конференциясе булып узды.
Аның эшендә Татарстан профсоюз оешмасы рәисе Ольга Калашникова, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, активистлар, шулай ук социаль партнерлар һәм профсоюз хәрәкәте ветераннары катнаштылар. Киңәшмәдә иң элек дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Чистай территориаль профсоюз оешмасының башкарган эше турында соңгы өч елда аның рәисе булган Әнисә Мөэминова хисап тотты. Өч ел эчендә комитетның 8 утырышы һәм территориаль оешма президиумының 10 утырышы үткәрелгән, анда 130дан артыграк мәсьәлә тикшерелгән.
– Профсоюзның эше мөһим, чөнки ул кешеләр өчен, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли. Безнең төп бурычыбыз - профсоюз әгъзаларының социаль һәм хокукый мәнфәгатьләрен яклау, – дип ассызыклады үз чыгышында Әнисә Хәкимҗан кызы.
Шулай ук ул кайбер профсоюз оешмаларының соңгы вакытта яшь әгъзалар белән тулылана баруларын билгеләп үтте, алар профсоюз хәрәкәте эшендә дә, төрле конкурсларда да үзләренең лидерлык позицияләрен күрсәтәләр. Тулаем алганда, конференциядә профсоюз оешмасының Уставны һәм профсоюз программасын үтәү буенча эшенә уңай бәя бирелде.
Көн тәртибенә куелган төп пунктларның берсе – кадрлар мәсьәләсе, чөнки Әнисә Мөэминова үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында хәбәр итте. Аның урынына район җитәкчелеге тарафыннан Вера Белова-Реутина кандидатурасы тәкъдим ителде. Конференция делегатлары аны бертавыштан хупладылар. Делегатлар шулай ук комитет, президиум, контроль-ревизия комиссиясе әгъзаларын да сайладылар.
Рөстәм Хамматов намуслы, фидакарь хезмәте өчен Әнисә Хакимҗан кызына рәхмәт белдерде, ул профсоюз оешмасы рәисе эшенең бик катлаулы булуын билгеләп үтте.
– Профком рәисенә кешеләр үз проблемалары белән киләләр, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Профсоюз лидеры буларак, сез үз коллегаларыгызның проблемаларын үз өстегезгә алдыгыз һәм эш урыннарындагы хәлләрне белеп, җитәкче белән бик күп мәсьәләләрне хәл иттегез, профсоюз әгъзаларын үз хезмәт хокукларын яклауга оештырдыгыз, коллектив ял турында да онытмадыгыз, – диде Рөстәм Гариф улы.
Ул Әнисә Хакимҗан кызына район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Әнисә Хакимҗан кызы Ольга Калашникова кулыннан да бүләк алды, ул Чистай профсоюз оешмасының Татарстанда иң яхшы биш оешма рәтенә ышанычлы керүен һәм биредә барлык әгъзаларның өлеше булуын билгеләп үтте. Конференция ветераннарны, профсоюз активын РФ дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы, дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Чистай территориаль профсоюз оешмасының юбилей билгеләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев