Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Проблема бар, ул һәркемгә кагылырга мөмкин

Рухи-агарту үзәгендә ВИЧ инфекциясен кисәтү максатында «Бүген үзеңне җаваплы тоту –иртәге көннең нигезе» дип исемләнгән «Түгәрәк өстәл» артында очрашу булып узды.

Аны психология-педагогия үзәге белгечләре оештырды. Очрашуга табиб-эпидемиолог Румия Хәсәнҗанова, Сергей Радонежский мәхәлләсе иерейе Тимофей Маташов, мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин, шәһәребезнең уку йортлары студентлары чакырылган иде.
– Очрашуның төп максаты – ВИЧ инфекциясе Һәм СПИД проб­лемаларын тикшерү, мәсьәләнең әхлакый якларына кагылу. Бу - үз-үзеңне тотышыңның төп нигезе, яшьләр үзләренең нәрсә эшләүләре, ничек яшәүләре, киләчәктә аларны нәрсә көтүләре хакында уйлансыннар иде, – дип билгеләп үтте психология-педагогия үзәге директоры Ольга Фомина. – Шулай ук якын араларда планлаштырылган акцияләр турында сөйләшәбез. Без әлеге проблеманың барлыгын һәм әгәр дә әхлакый сыйфатларны сакламасак, ул һәркемгә кагылырга мөмкин булуын аңларга тиешбез.
Очрашу барышында ВИЧ инфек­циянең нәрсә икәне,  ВИЧның СПИД тан нәрсә белән аерылуы, аларның күчү юллары, алардан ничек сакланырга мөмкин булуы, нинди нәтиҗәләргә китерүләре хакында да сөйләштеләр.
– 26 ноябрьдән 1 декабрьгә хәтле Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган акция үткәрелә. Нәкъ менә шушы көннәрдә без халыкка кисәтү чаралары, әлеге авыру белән авыраучы затларны кимсетмәскә икәнен төшендерергә тырышабыз, – ди табиб-эпидемиолог Румия Гаммар кызы. – Иң элек бу авыру җенси юл белән күчә. ВИЧ авырулы кешеләрнең 64 проценты нәкъ менә шушы юл аша күчкән. Куркыныч әлеге инфекция күчүнең икенче юлы булып наркотикларны венага кертү тора. Әйтергә кирәк, андыйлар арасында наркоманнар юк диярлек, күбесе наркотик матдәләрне беренче тапкыр татып караучылар гына. Балага әлеге авыру әнисеннән күчү очраклары, шулай ук инструментлар кулланганда эләктерү очраклары да бар.
Кызганычка каршы, ВИЧ инфекция белән авырауның югары күрсәткечләре күзәтелә. Респуб­ликада 23 мең ВИЧ инфекцияле кеше теркәлгән. Шуларның 371 е – ВИЧ инфекцияле әниләрдән туган балалар. Диспансер исәбендә 13 мең кеше исәптә тора.
Чистайда беренче очрак 2000 елда теркәлгән. Шул вакыттан алып авыру очраклары күтәрелеп киткән. Чистайда ВИЧ инфекция белән авырауның 233 очрагы теркәлгән, шуның 2 се – балалар. Диспансер исәбендә 149 кеше исәптә тора.
ВИЧ инфекциягә карата үз фикерләрен төрле дини конфессия кешеләре дә сөйләде Шулай ук шәһәребезнең төрле уку йортлары студентларының фикерләре дә тыңланды.
 Теләүчеләргә ВИЧ статусын билгеләү өчен экспресс-диагнос­тика үтү мөмкинлеге дә бар иде. Сүз уңаеннан, мондый анализны шәһәрнең теләсә кайсы поликлиникасында бирергә мөмкин.
Очрашу барышында «Үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел» дип исем­ләнгән акция үткәрелде. Очрашуда катнашучылар бергәләшеп аны оештыруның планын төзеделәр, студентлар үзләренең уку йортларында акция үткәрү өчен тарату материаллары алдылар.
ВИЧ инфекция темасын кузгатканда шуны истә тотарга кирәк, бу куркыныч авыру теләсә кайда килеп чыгарга мөмкин. Мәгълүматлылык, әхлакый кыйммәтләр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү сезнең тормышыгызны әлеге куркыныч авырудан сакларга ярдәм итәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев