Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прививка ясатырга бас!

Шәһәр поликлиникасында башкарма комитет, Чистай районы Советы хезмәткәрләре коронавирус инфекциясеннән вакцинация уздылар.

Вакцинаның беренче компонентын кертер алдыннан алар барысы да анкета, вакцинация үткәрү өчен мәгълүмати ирекле ризалык формасын тутырдылар. Шуннан соң табиб тән температурасын, йөрәк тибешен, кан басымын, кандагы кислород күләмен үлчәде.

Коронавирустан прививка ясатучылар арасында Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та бар иде.

– Дөньяда бу авыру күп кешеләрне колачлады. Шуңа күрә без коллектив белән районыбызда беренчеләрдән булып прививка ясатырга булдык. Без галимнәргә һәм Россия продуктының нәтиҗәле булуына ышанабыз, бу адымга авырамас өчен барабыз, – дип билгеләп үтте Эдуард Хәсәнов.

Хакимият хезмәткәрләре белән бергә риск төркемендә булган медицина хезмәткәрләре дә прививка ясаттылар. Иммунитет формалашсын өчен, аларга 21 көннән вакцинаның икенче компонентын кертәчәкләр.

Шул ук вакытта Чистайда вакцинаның ике компонентын да алучылар бар. Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин һәм аның поликлиника эше буенча урынбасары Елена Мишкина декабрьдә үк прививка ясаткан иделәр, ә гыйнвар башында аларга тагын бер вакцина ясадылар.

– Беренче прививкадан соң өченче көнне җиңелчә хәлсезлек тойдым, температура 37дән югарырак күтәрелмәде. Әмма болар барысы да дару препаратларын кабул итмичә узды. 21 көннән соң икенче тапкыр прививка ясадылар. Бернинди үзгәрешләр дә тоймадым. Бу инфекция белән авырауга караганда, прививка ярдәмендә антитәнчекләр алу яхшырак дип саныйм. Вакцинаның ике компонентын да алуыма карамастан, Роспотребнадзор киңәше буенча, мин куркынычсызлык чараларын үтәвемне дәвам итәм: шәхси саклану чараларыннан файдаланам, кулларымны еш юам һәм эшкәртәм, социаль дистанцияне үтим, – дип сөйләде Елена Мишкина.

Бүгенге көндә Чистай районында 45 кеше вакцинаның ике компонентын да алды. Прививка ясатырга теләүчеләр Чис­тай үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологына 5-22-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук 5-10-03 телефоны буенча эксперт эше буенча баш табиб урынбасарына да шалтыратырга мөмкин. Үзәк район дәваханәсенең «кайнар линия» телефоны да эшли. Аның номеры 5-07-89. Шалтыратулар эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев