Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прививка ясаткан өчен 100 мең сум

Вера Байдарова май аенда прививка ясаткан. Нәкъ шушы сертификат отышлы булган.

14 октябрьдә коронавирустан прививка ясаган россиялеләр арасында икенче тапкыр акчалата бүләк уйнатылды. Чистайда яшәүче Вера Байдарова 100 мең сумга ия булучылар арасына эләкте.

Берничә көн элек кенә Чистай үзәк район дәваханәсенең кардиология бүлеге өлкән шәфкать туташы Вера Байдарова аңа бәхет елмаер дип уйламаган да. Коронавирустан прививка ясаткан өчен 100 мең сум акча оту турындагы яңалыкны ул башта шаяру дип кабул иткән, аның чын булуына Бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы хәбәр, хезмәттәшләреннән һәм коррес пондентлардан шалтыратулар ышанырга ярдәм иткән. Безнең төшерү төркеме белән бергә лотереяда җиңүче янына Беренче каналдан коллегаларыбыз да килгән иде.

– Башта сертификатымның бүләк отучылар арасында булуына ышанмадым. Хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Җиңүем турында миңа үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Робертович хәбәр итте. Хәзер телефоным дусларым һәм якыннарымның котлавыннан тынмый, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Вера Александ ровна.

Безнең әңгәмәдәшебез коронавирустан вакцинаның беренче компонентын агымдагы елның 13 маенда ясаткан. Тиеш булганча, аңа икенче компонентны 21 көннән соң керткәннәр. Бу сертификат отышлы булып чыккан. Прививка ясатыргамы әллә юкмы – безнең героинябыз бу мәсьәләдә икеләнеп тормаган, COVID-19ның нәрсә икәнен Вера Александровна бик яхшы белә, чөнки 2020 елның ноябрендә аның белән авырый.

– Туганнарым, якыннарым һәм танышларым арасында прививка ясатучылар күп. Ә әлегә кадәр ясатмаган кешеләргә Интернетта йөргән ялган мәгълүматны азрак тыңларга киңәш итәм. Сәламәтлек мөһимрәк, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Вера Байдарованың кардиоло гиядә гомуми эш стажы 10 ел. Хәзер аның эш көннәре хезмәттәшләреннән генә түгел, пациентлардан да килгән котлау лар белән тулган. Ә 100 мең сумны нәрсәгә тотарга икәнен гаилә советында хәл иткәннәр. Байдаровлар гаиләсе балалар бүлмәсендә ремонт ясарга планлаштыра. Сәламәтлек өчен менә шундый бонус.

 

Белешмә

РФ Хөкүмәте 2021 елның августында ковидтан прививка ясаткан россиялеләр арасында 100әр мең сум күләмендә призлар уйнатуны башлап җибәрде. Катнашучылар арасына уйнату көненә COVID-19дан вакцина ясаткан барлык гражданнар да автомат рәвештә эләгә. Лотереяда катнашучылар вакцинация узучыларның бердәм исемлектәге белешмәләре нигезендә уникаль номер буенча билгеләнә.

Отышны бонусзаздоровье.рф сайтында тикшерергә була. Моны эшләргә җиңел: төп биттә уң яктагы аскы почмакта ак кыр бар, анда 16 саннан торган вакцинация турында сертификат номерын кертергә, ә аннары «эзләргә» дигән тамгага басарга кирәк. Әгәр мобиль кушымтадан файдалансагыз, сертификат номерын кертү өчен урын экранда аста булачак. Әгәр бу юлы бүләк ота алмаган булсагыз, борчылмагыз. Уйнату 2021 елның 1 декабренә кадәр ай саен уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев