Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Православиелеләр Крещениене бәйрәм итәләр

    18 гыйнвардан 19ына каршы төндә храмнарда һәм чиркәүләрдә православие динендәгеләрнең Крещение хөрмәтенә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Бу христианнар өчен иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Әлеге вакыйгадан соң барлык православиелеләр бәкегә чумдылар һәм бер-берсен бәйрәм белән котладылар.

    Коену урыны исә традиция буенча Камада Никольски соборы янында оештырылган иде. Фәрештә-сакчыларның кардан һәм боздан ясалган фигуралары коенырга керү юлын бизәп торды, боздан ясалган тәре һәм төрле яктан яктыртылган бәке тирә-юньгә аеруча бәйрәм төсмере бирде.
    Крещение ул борынгы христиан йоласы һәм православиедә иң әһәмиятле, тантаналы дини бәйрәмнәрнең берсе. Үзенең килеп чыгышы белән ул изгеләндерүче Иоаннга рәхмәтле, ул Иордан елгасында Христның крещение йоласын башкарган. Нәкъ менә шуннан соң Иисус Алла сүзен кешеләргә җиткергән, аларга гаделлек һәм таң нурын иңдергән.
    Крещение суы - иң изге су, ул кешегә тән һәм җан сихәте бирә. Православие динен тотучылар бәкедән су алалар һәм юыналар, ә менә иң кыюлар һәм фидакарьләр тышта гыйнвар салкыны булуга карамастан, бәкегә чумалар.
    Ярты төн җиткәндә Никольски соборындагы дин әһелләре йөзләгән шәһәрлеләр озатуында бәкегә коену йоласын үтәргә юнәлде. Котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, шулай ук Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чыкты.
    Бәкегә чумарга теләү­челәргә тыныч һәм уңайлы булсын дип ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен җылы чишенү бүлмәләре ясалган. Яр буенда ашыгыч ярдәм машинасы, МЧС һәм полиция хезмәткәрләре сакта тора.
    Бәйрәм азагында епископ Пармен тәкъдиме буенча район башлыгы ярдәме белән бәйрәм салюты яңгырады.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: