Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Православие-мөселманнар велойөрешендә катнаштылар

Бөек Җиңүгә 75 ел

79 ел элек кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч вакыйгаларның берсе – Бөек Ватан сугышы башланды. Мәчет һәм православие чиркәүләре мәхәлләсе кешеләре бу мөһим датаны бергәләп искә алырга карар иттеләр. Моның өчен Хәтер һәм кайгы көнендә алар бергәләп велойөреш оештырдылар һәм аны Җиңүнең 75 еллыгына багышладылар.

Старт урыны символик булды – «Хәзинә» һәм «Умиление» скверлары арасында. Биредә физик йөкләнеш куркытмаган һәм ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы хәтерне саклап калу теләге берләштергән, аларның батырлыгы юкка булмаганын күрсәтергә омтылучы актив чистайлылар җыелды.

Катнашучыларны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чис тай районы благочинные иерей Александр Биляев, Чистай мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Галимов сәламләделәр.

– Безнең республика һәрвакыт төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә мөнәсәбәтләре һәм дин ара татулык белән дан тотты. Безнең районда да яхшы мөнәсәбәт урнашты, биредә барысы да тату, аңлашып яшиләр. Бу православие һәм мөселман динендәгеләр катнашында үткәрелә торган беренче генә чара түгел. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга халыклар арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүче мондый велойөрешне уздырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип билгеләп үтте Михаил Ксенофонтов. – Велойөрешне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында һәм Бөек Ватан сугышы башланган көнне тыныч күк йөзенең нинди югалтулар бәрабәренә яулануын искә алу аеруча мөһим.

Сәламләү өлешеннән соң велоспорт сөючеләр стартка ашыкты, чөнки аларга җиңел булмаган юлны үтәргә кирәк иде. Чарада катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен, маршрут буенча юл-патруль хезмәте озата барды.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм кызлар, православие динендәгеләр һәм мөселманнар – алар барысы да төрле, әмма аларны бер максат берләштерә. Чарада катнашучылар күтәренке рухта педальләр әйләндерделәр һәм иркен шартларда аралашып бардылар. Шунлыктан үзләре дә сизмәстән юлны җиңел һәм тиз үттеләр.

– Мондый уртак чараларда мин һәрвакыт шатланып катнашам. Алар барысын да якынайта торган рәсми булмаган шартларда уза. Бу, үз чиратында, милләтара һәм динара дуслыкны ныгытуга ярдәм итә, – дип белдерде велойөрештә катнашучы Радик Вафин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, актив акциягә кушылырга теләүчеләр күп булды. Велойөреш төрле дин вәкилләрен генә түгел, ә төрле яшьтәге кешеләрне дә җыйды. Алар арасында Татьяна Межарева да бар. Аның әти-әнисе Булдырь авылыннан һәм, велойөреш турында белгәч, ул, уйлап та тормыйча, анда катнашырга булган. Өстәвенә, мондый акцияләрдә катнашу тәҗрибәсе аның җитәрлек.

– Биредә әти-әниемнең ватаны. 1941 елда бабам – Дмитрий Михайлович Голяков моннан фронтка киткән. Шуңа күрә мин катнашмыйча булдыра алмадым. Гомумән, минем мондый чараларда катнашканым булды, хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында республика велоузышларында да катнаштым, – ди Татьяна Межарева.

Бу акция белән чистайлылар кайчандыр бергә, иңгә-иң куеп Ватаныбызны якларга дип ата-бабаларыбыз барган кебек бүген дә безнең халыкның шулай ук татулыкта яшәвен күрсәттәләр.

– Безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт һәм дин вәкилләре, бөтен Европаны бергә үтеп, аны фашист илбасарларыннан азат иткәннәр. Бернинди бүленеш юк иде, алар бергә илебез азатлыгын якладылар, безнең якты киләчәк өчен кан койдылар. Аларның батырлыгы, җиңүләре истәлегенә без дә иңгә-иң куеп шушы маршрутны уздык, – ди Чистай районы благочинные иерей Александр Биляев, сүз уңаенда, ул үзе дә велойөрештә катнашты һәм ике тәгәрмәчле транспортта бөтен маршрутны узды.

Велойөрештә катнашучылар бер-бер артлы авылга керделәр. Булдырьда аларны кыңгырау чыңы һәм кечкенә генә концерт программасы белән каршы алдылар. Чараның мөхтәрәм кунаклары арасында – тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары. Нәкъ менә алар өчен Чистай епархиясе һәм Чистай мөхтәсибәте вәкилләре бүләкләр әзерләгәннәр.

– Бу акция тәрбияви максатка ия. Без үсеп килүче буынга ата-бабаларыбыз турындагы хәтергә сакчыл карарга, шундый зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңүнең кадерен белергә кирәклеген күрсәтәбез. Безнең тарих онытылырга тиеш түгел, – дип ассызыклый Чис тай мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Галимов.

Чарада катнашучылар Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын символлаштыручы 75 канәфер чәчәге һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә рәхмәт йөзеннән салынды.

Митингтан соң барысын да кыр кухнясында әзерләнгән төшке ашка чакырдылар. Табын артында дустанә аралашудан соң, велойөрештә катнашучылар кире шәһәргә юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев