Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Православие китабының тарихына кагылдылар

    Чистайлыларның олысына-кечесенә иске төпләнмәле борынгы чиркәү басмаларын күрергә һәм аларга кагылырга мөмкинлек булды.

    Үзәк китапханәдә Православие китабы көненә багышланган борынгы дини басмалар күргәзмәсе ачылды.

    «Евангелие», «Служебник», «Требник», «Минея», «Чинопоследнования великопостных и праздничных богослужений» дип исемләнгән узган гасыр китапларын биредә һәр көнне күреп булмый билгеле.

    Шулай ук каты һәм йомшак төпләнмәле, күп битле, шулай ук аз битле басмалар да тәкъдим ителде. Китаплар чиркәү-славян телендә язылган. Һәр хәрефнең язылышы чиркәү әдәбиятында заманча шрифтлардан аерыла. Аларга карап, һәрберсенең сакчыл караш таләп итүен аңлыйсың.

    Китапханәгә әлеге православие китапларын Чистай Выселкасы авылындагы Изге Троица храмы башлыгы иерей Симеон алып килде. Аның коллекциясендә - туганнары һәм чиркәүгә йөрүчеләр китап­лары. Китаплар җыюны Симеон атакай 2007 елда Казанда дини семинариягә кергәндә башлый. Аның базасында уңайлы бер урын оештырыла, анда кешеләр иконалар, дини әдәбият китерәләр. Нәкъ менә шушы православие музее оештыруга илһамландыра да инде.

    Рухани изге язмаларны җыюын Куркул авылында дәвам итә. Нәкъ менә ул анда Чистай Выселкасы авылында храмда башлык булганчыга кадәр хезмәт итә.

    – Чиркәү әдәбиятында күп кенә тарихи фактлар саклана, миңа аларны күрү бик кызыклы булды. Әлеге китаплар барысы да төрле яктан бик көчле, шуңа күрә аларны җыю минем өчен бик мөһим, – ди иерей Симеон Махортов.

     Күргәзмәдә иң борынгы булып «Минея» исемле китап булды. Аны 1747 елда бастырганнар. Иң башта күз аңа төшә, чөнки ул башка китаплардан аерылып тора. Ул өч йөздән артык биттән тора, азактарак текст кысылган, иерей әйтеп үткәнчә, мондый басу стиле аның бик күптәнге булуы турында сөйли. Берничә юл уку өчен дә бик каты тырышырга кирәк, чөнки иске славян телен аңлау җиңелләрдән түгел. Текстны нык өйрәнгәннән соң беренче бөтенроссия императоры Петр I онык буларак искә алынуы ачыклана.

    Гадәти булмаган күргәзмәгә кешеләр гаиләләре белән килделәр. Мәктәп укучылары аерым кызыксыну һәм саклык белән борынгы китап битләрен актардылар. Алар беренче тапкыр мондый әдәбият белән таныштылар.

    Әлеге вакыйгадан район китапханәчеләре, җәмәгать эшлеклеләре,православие активистлары, шулай ук җирле шагыйрьләр һәм укучылар да читтә калмады.

    Чараның тантаналы өлеше Балалар сәнгать мәктәбе­нең актлар залында үтте. Аны Светлана Вараксина җитәкчелегендә кафедраль соборның Изге Никольск хоры ачты. Чиркәү җырлары тыңлаучыларны таң калдырды. Җырчылар башкаруында «Душе моя» һәм «Отче наш» җырлары яңгырады. Музыкаль инструментлар белән сәнгать мәктәбе укытучылары Елена Федосеева һәм Наталья Кожевникова сәхнәдә чыгыш ясадылар.

    Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Сизинцева бирегә килүчеләрне Православие китабы көне белән тәбрик иттеләр. Алар әлеге бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм оештыручыларга аны үткәрүләре өчен ихластан рәхмәт әйттеләр.

    – Бу көн 2010 елдан билгеләп үтелә. Шәһәребездә һәм районыбызда үткәрелүләре бик яхшы. Яшьләребезне шундый китаплар укырга өйрәтергә кирәк, чөнки аларның һәрберсенең дә җаны бар, – дип ассызыкладылар Михаил Иванович һәм Татьяна Ивановна.

    Чистай округы благочинные вазифаларын башкаручы протоиерей Павел Чурашов бәйрәмнең килеп чыгуы хакында сөйләде. Моңардан тыш ул катнашучыларга Рус православие чиркәве протоиерее, танылган сәяхәтче Федор Конюховның Тын океан култыгын аркылы кисеп чыгуы турындагы фильмнан өзекләр, шулай ук Конюховның «Там, где видно Бога» исемле яңа китабын тәкъдим итте. Анда Эфиопия изге җирләре, пиратлар белән очрашулар, могҗизалы Аллаһы Тәгалә ярдәме турында һәм дөнья буйлап яхтада күчү, һава шарында очу турында сөйләнә.

    – Китап безнең һәрберебез­нең ышанычлы дусты булсын, чөнки ул зирәклекнең һәм көч-куәтнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы булып тора, – дип изге теләкләрен җиткерде Павел атакай.

     Традиция буенча протоиерей Павел Чурашов китапханәгә халкыбызның рухи хәзинәсе булган китаплар бүләк итте. Шулай ук рухи азык бирүче шундый китапларны башка дин эшлеклеләре дә китерде. Китапханә директоры Елена Курбатова барысына да әлеге чарада катнашканнары һәм искиткеч кадерле бүләкләре өчен рәхмәтен белдерде.

    Бәйрәм азагында алма пирогы белән тәмләп чәй эчтеләр.

    Тарихи белешмә

    Россиядә 14 мартта Православие китабы көне билгеләп үтелә. Әлеге дини бәйрәм беренче тапкыр 2010 елда үткәрелә. Ул Иван Федоровның Россиядә беренче тапкыр басылган «Апостол» китабы чыгарылуга багышланган. Ул 1564 елның 1 мартында (яңа стиль буенча 14 мартта) дөнья күрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: