Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Православие и мөселман яшьләре берлекләре вәкилләре бергә чаңгыда йөрделәр

22 гыйнварда шәһәрнең чаңгы базасында Чистай һәм Түбән Кама епискобы белән берлектә Чистай епархиясе вәкилләре һәм имам-мөхтәсиб Мөхәммәт хәзрәт Кыямов җитәкчелегендә Чистай мөхтәсибәте әгъзалары очраштылар.

Саф һавада узган чарада Чистай, Түбән Кама һәм Алексеевск районнарыннан яшьләр актив катнашты.
«Энҗе-мәрҗәнгә төренгән» әкияттәгедәй сихри кышкы урманда барлык катнашучылар бергә чаңгыда йөрделәр, бик күңелле булды. Бу көнне һава аяз һәм бераз суык иде, бу урманда йөрү өчен аерым атмосфера тудырды.
- Мөселман һәм православие берлекләре вәкилләре бүген беренче тапкыр бергә чаңгыда йөрделәр, киләчәктә дә моңа охшаш чаралар үткәрү күркәм гадәткә әверелер һәм яңа дуслар, фикердәшләр туплар дип өметләнәбез. Үз үрнәгеңдә яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруның никадәр әһәмиятле булуын күрсәтү мөһим, - ди Чистай муниципаль районы благочинные, иерей Сергий Морковкин.
Чаңгыда саф һава сулап йөргәннән соң чарада катнашучылар кайнар чәй эчеп җылындылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай яшьләре