Чистайда муниципаль хезмәткәрләр узган елның 1 мартыннан эшли башладылар. Алар административ участокта участок уполномоченныйларының төп ярдәмчеләре.
«Сак булыгыз: мошенниклар!» акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре алар белән бергә халыкның иң якланмаган категорияләре - пенсионерлар һәм инвалидлар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр. Өлкәннәргә явызларча эш итүчеләр куллана торган иң таралган ысуллар турында кисәтәләр, «Сак булыгыз: мошенниклар!» дигән кисәтү белешмәлекләре тараталар.
Мошенниклыкны кисәтүгә юнәлгән чараларны полицейскийлар даими оештыралар, чөнки алар моңа охшаш җинаятьләр саны кимүгә һәм гражданнарның хокукый аңын ныгытуга, аларның юридик грамотлылыгын арттыруга китерәләр.
Өлкәннәр һәрвакытта да хәлгә дөрес бәя бирмәскә дә мөмкиннәр, шуңа күрә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы аларның балаларына һәм оныкларына «әти-әниләрегезгә ешрак шалтыратыгыз һәм аларны куркыныч янарга мөмкин булуы турында кисәтегез» дип мөрәҗәгать итә. Әгәр сезнең белән бәла килеп чыкса, полициягә 02, 112 һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02 ышаныч телефонына шалтыратыгыз!
* Әгәр сезгә картаны блокировкалау яки акчаның алынуы турында янәсе банктан SMS-хәбәр килсә, беренче чиратта үз кредит учреждениегезнең теләсә кайсы хезмәткәренә мөрәҗәгать итегез яки банк картагызның икенче ягында күрсәтелгән номер буенча шалтыратыгыз. Банк хезмәткәрләре беркайчан да сездән картаның яшерен коды турында сораштырмаячаклар һәм аннан акчаны күчерергә киңәш итмәячәкләр.
* Таныш булмаган кешеләргә банк картасының пин-кодын һәм аның икенче ягында күрсәтелгән раслау кодын хәбәр итмәгез. Әгәр сездән картаның өстәмә мәгълүматларын сорасалар, ул кешеләр белән аралашуны шунда ук туктатыгыз. Алар - мошенниклар.
* Әгәр сезгә күңелсезлекләргә дучар булган туганыгыз турындагы хәбәр белән шалтыратып, «мәсьәләне хәл итү өчен» акча таләп итсәләр, сөйләшүне туктатыгыз, туганыгызга шалтыратыгыз һәм бу турыда полициягә хәбәр итегез.
* Таныш булмаган кешеләрнең «бозым»ны яки «күз тию»не бетерү турындагы сүзләренә ышанмагыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев