Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Полицейскийлар батыр яшүсмерләргә бүләкләр тапшырдылар

    5 гыйнварда, көндезге өчләр тирәсендә, Урицкий урамында биш яшүсмер ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә.

    Як-якка карангач, алар таныш булмаган ир-атның хатын-кыз кулыннан сумкасын тартып алуын һәм шәһәр үзәгенә таба чабып китүен күрәләр. Малайлар югалып калмыйлар һәм аның артыннан йөгерәләр. Ир-ат алардан качарга омтыла, әмма яшүсмерләр аңардан калышмыйлар, аны эзәрлекләүне дәвам итәләр. Аларның кыю гамәлләре, җитезлекләре ярдәмендә зыян күрүчегә урланган әйберләре кире кайтарыла.
    Шикләнелүчегә карата тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ ҖКның 161нче маддәсе, 1нче өлешендә («Талау») каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, батыр малайларга полицейскийлар бүләкләр тапшырдылар.
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Олег Денисов, шәхси состав белән эш буенча начальник ярдәмчесе, эчке хезмәт подполковнигы Алексей Зюлин, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә уку йорты җитәкчесе, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашында үткәрелгән тантаналы линейкада кыю яшүсмерләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
    Алар биш кыю егеткә, 8нче сыйныф укучыларына - Радик Гыймадиевка, Максим Козловка, Рөстәм Минһаҗевка, Максим Поселягинга, Ярослав Чугуновка актив тормыш позициясе, авыр җинаятьне ачуда һәм каракны тоткарларга омтылуда ярдәм итүләре, үз-үзләрен аямаулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
    Яшүсмерләргә мөрәҗәгать итеп, полиция начальнигы аларга кыю, батыр адымнары һәм, иң мөһиме, югалып калмыйча, дөрес эш итүләре өчен рәхмәт белдерде.
    Ветераннар советы рәисе лаеклы укучылар тәрбияләгән мәктәп педагогларына рәхмәт белдерде. Яшь геройлар полицейскийлардан истәлек бүләкләре алдылар. Егетләргә бары 14 кенә яшь, ә алар инде чын геройлар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: