Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полицейский Кыш бабай балаларны сөендерә

Гадәткә кергән күркәм гадәт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге «Полицейский Кыш бабай» акциясендә катнаша.

Полициянең участок уполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Айрат Гайнетдинов һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Елена Панова берничә ел рәттән инде үз погоннарын яңа ел костюмнарына тагалар һәм күп балалы, аз керемле һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларны котлыйлар.
Ә балалар полицейский Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр, шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Алар полициядән килгән кунакларның бүләкләр алып килүен беләләр. Кайбер балалар белән әкият геройлары кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр, чөнки Кыш бабай һәм Кар кызы - полицейскийлар.
Быел бүләкләр сатып алуда «Каретный двор» фирмасы (оештыручы Юрий Шурупов, җитәкче Рөстәм Заһертдинов) зур ярдәм күрсәтте. Иганәче ярдәме һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан җыелган акча ярдәмендә 52 бүләк тупланмасы сатып алынды. 15 яңа ел бүләген «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов йөзендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге тәкъдим итте.
Балалар йортында тәрбияләнү­челәр дә игътибарсыз калмадылар. Ел саен полиция хезмәткәрләре үз дусларына бәйрәмгә яңа ел гүзәлен - чыршы, безнең бүлекнең ветераннар советы һәр балага (32) татлы бүләкләр бүләк итә. Балалар полициядән килгән дуслары белән очрашуларны түземсезлек белән көтәләр һәм алар өчен яңа ел тамашасы әзерлиләр.
Шушы яңа ел алды көннәрендә ышанычсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны «Конфетти» кафесына чакырдылар, анда «Үз-үзеңә ышан» программасын тормышка ашыру кысаларында полиция һәм сәламәтлек сак­лау хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел тамашасы һәм тәм-томнар әзерләделәр.
Бу малайларга һәм кызларга ата-ана назы, игътибар җитми. Шуңа күрә акциянең төп максаты - балаларга шатлык бүләк итү, үз йөрәкләренең җылысы белән уртаклашу, хокук сак­лау органнарына ышанычны ныгыту.
Беренче тапкыр полицейский Кыш бабай үзенең оныгы белән полиция хезмәткәрләренең балаларына да барды. Яңа ел алды көннәрендә әкият персонажлары йөзләгән балага күпме шатлык өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай кыш бабай