Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Погонлы Кыш бабайны каршылагыз

"Милиция Кыш бабае" дигән акция республика буенча гадәтигә әверелде.

Аның кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре арасында аз тәэмин ителгән һәм ышанычсыз гаиләләрдәге балаларга татлы бүләкләр сатып алу өчен акча, кием һәм уенчыклар җыю оештырылды. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторлары аеруча ярдәмгә мохтаҗ балаларның исемлеген ачыкладылар һәм көтелмәгән кунак әлеге гаиләләргә килде. Ул һәр балага Яңа ел бүләге генә алып килмәде, ә бәлки аның әти-әниләре белән кисәтү әңгәмәсе дә уздырды. Үзегез аңлыйсыздыр, Кыш бабай бит милициянеке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев