Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Погонлы Кыш бабай шакый

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан менә инде тугызынчы тапкыр "Полиция Кыш бабае" акциясе уздырыла.

Яңа ел бүләкләрен барлык балалар да көтә, төрле-төрле тәм-томнар салынган матур пакетларны күргәндә күзләре яна. Ә менә ышанычсыз гаиләләрдә, социаль куркыныч хәлдәге гаилә­ләрдә тәрбияләнүче, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы яшүсмерләр өчен бу зур шатлык та әле. Алар аерым игътибар да, бүләкләр дә күрмиләр, ата-ана мәхәббәте дә җитми. Чистай полицейскийлары шәхси акчаларына балалар өчен яңа ел күчтәнәчләре сатып алдылар, социаль яклау идарәсе дә бүләкләр бирде. Кыш бабай кулыннан бүләк алу икеләтә күңелле булды, ә Кыш бабай ролен рөхсәт итү-лицензия системасы хезмәткәре Александр Мельников, ә Кар кызы ролен балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы Марина Евтеева башкарды. Алар Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өч яшьлек сөйкемле малай янында да булдылар, соңгысының көтелмәгән кунакларны күргәч ничек шатланганын күрсәгез икән! Ул алар белән рәхәтләнеп сөйләште, хәтта шигырь дә сөйләде, теләгән бүләген дә алды. Саубуллашканда исә Кыш бабай белән Кар кызына киләсе елга заказ биреп, артларыннан кул болгап калды.
Әкияти компания килгәнгә өч бертуган кыз да бик шат булдылар. Балалар исәнләшү сүзләрен ишетеп залдан килеп чыктылар. Алар ишек төбендәге гадәти булмаган кунак­ларны ныклап карадылар, соңрак кызларның берсе Кыш бабайның итәгенә менеп утырды, ә икенчесе сакалын тарткалап аның чынмы икәнен тикшерде. Алар икесе дә бик теләп Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр, ә апалары барысын да Яңа ел белән котлады.
Акция кысаларында барлыгы 150 бала бүләк алдылар. Болар балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм кисәтү субъектлары контролендә торучы гаиләдәге балалар. Аларның кайберләре белән кечкенә генә кисәтү әңгәмәсе дә уздырылды, чөнки Кыш бабай белән Кар кызы полицейскийлар бит. Әлеге балаларның әти-әниләре балаларының мәнфәгате белән кызыксынмыйлар, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән мәшгульләр. Кайбер балаларны социаль приютларга урнаштырып шундый ата-аналардан аералар. Моның белән өлкәннәрнең балаларын югалту мөмкинлеге булуын аңласыннар өчен төзәлүгә вакыт бирәләр.
Акциянең төп бурычы - әлеге кызларга һәм малайларга шатлык бүләк итү, хокук саклау органнарына ышаныч дәрәҗәсен ныгыту. Балалар каршына полицейскийлар күңелле, ягымлы, сизгер күңелле кешеләр булып басалар.
Гомумән, әгәр сезгә погонлы Кыш бабай шакыса, бу бик яхшы билге. Бүләкләр дә, котлаулар да, күтәренке кәеф тә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев