Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Подъездларны һәм юлларны дезинфекцияләү дәвам итә 

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен Чистайда күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекциялиләр. 

Бу эш идарәче компанияләр хезмәткәрләренә йөкләнгән. Махсус эремә белән алар ишек тоткаларын, баскыч рәшәткәләрен, почта тартмаларын эшкәртәләр, диварларга һәм идәннәргә сиптереп чыгалар. Дезинфекция өчен кулланыла торган чараларның составы кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә куркынычсыз. 

– Идарәче компанияләр 422 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтәләр. Подъездларда дезинфекция билгеләнгән график нигезендә башкарыла. Дүшәмбе көнне идарәче компанияләр икенче тапкыр эшкәртә башладылар. Дезинфекция шәһәр, шулай ук авыл йортларында да үткәрелә, – дип аңлатма бирде «Жилремсервис» идарәче компаниясе җитәкчесе Әсхәт Гыйззәтуллин.

 Сиптергечләр, саклагыч кос тюмнар, дезинфекцияләүче эремә – эшкәртүне сыйфатлы башкару өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар, диләр белгечләр.

 – Мин подъездларда дезинфекция үткәрелүен берничә тапкыр ишеттем. Шушы көннәрдә махсус костюмнар кигән кешеләр безгә дә килде. Яхшы эшләделәр: почта тарт маларын, ишекләрне, тәрәзә төпләрен сөрттеләр, – дип сөйли Мебель урамындагы күп фатирлы йортларның берсендә яшәүче ханым.

 Үзәк юлларны да махсус чаралар белән эшкәртәләр. Моның өчен зур техника җәлеп ителә. Юлларга дезинфекция чарасы сиптереп, машиналар шәһәр урамнары буйлап йөриләр. Шәһәр башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев