Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почта эшенә яңалык кертү, халык санын алу, коронавирустан вакциналаштыру темалары Чистай муниципалитетында узган киңәшмәдә тикшерелде

Чистай муниципалитетында аппарат киңәшмәнең төп темалары булып почта элемтәсе объектларына яңа проектлар кертү, 2020 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу, АПКда эшләр торышы, районда коронавирус белән бәйле вәзгыять һәм бер атна эчендәге оператив хәл булды.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов аны онлайн-режимда үткәрде.

 

Яңа сан сервислары кертелә

Яңа проектларны кертү һәм язылу кампаниясендә 2022 елның беренче яртыеелыгына язылу турында «Почта России» Чистай филиалының территориаль идарәчесе Алексей Костин сөйләде.

Кертелгән яңалыклар рәтендә бүлеккә билгеле вакытка язылу, аны мобиль кушымта яисә «Почты России» сайты аша тиз арада үткәреп була. Бу хәзерге килеп туган эпидемиологик хәлдә аеруча актуаль, ул чиратлар белән проблеманы хәл итәргә ярдәм итә.

Шулай ук Алексей Александрович халыкка төрле вакытлы матбугатка язылырга мөмкинчелек биргән язылу Декадасына йомгак ясады. Моны эшләргә өлгермәүчеләргә гадәттәге бәядән ярты ел беткәнче язылырга мөмкин.

 

Бөтенроссия халык санын алу старт алды

«Дәүләт хезмәтләре» порталында халык санын алу процедурасының барышы белән дәүләт статистикасының Чистайдагы бүлеге начальнигы Зөлфия Морадыймова чыгыш ясады.

Бөтенроссия халык санын алу старт алды. 15 октябрьдән 8 ноябрьга кадәр «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрендә» стандарт, расланган хисап язулары булучылар өчен «Халык санын исәпкә алу» хезмәте күрсәтелә. Зөлфия Хәмзә кызы билгеләп үткәнчә, эш барышында гражданинның «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлүен раслаучы QR кодларны уку буенча проблемалар килеп чыккан. Хәзер кимчелекләрне бетерү эшләре алып барыла. Халыкка уңайлы булсын өчен стационар участоклар эшли, анда гаиләнең барлык әгъзалары өчен исәпкә алу битләрен тутырырга мөмкин.

 

Кыр эшләре төгәлләнүгә бара

АПК эшләре торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Хуҗалык районнарында туңга сөрү төгәлләнде.

Кайбер хуҗалыклар техниканы кышкы саклауга әзерли башладылар.

Орлык материалын сортларга аеру, орлык күмү, аларны чәчү кондициясенә җиткерү эшләре дәвам итә.

 

Сводкада – ришвәт бирү факты

Бер атна эчендәге оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Василий Кузьмин хәбәр итте.

Барлыгы җинаятьләр турында 7 хәбәр кергән. Сводкада 2 урлау, 2 мошенниклык факты, транспорт чарасыннан хокуксыз файдалану, наркотик чаараларын тартып алу, ришвәт бирүнең берәр очрагы теркәлгән. Юл иминлеге хәрәкәтләрен бозган өчен 237 кеше тоткарланган. 12 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 4 кеше зыян күргән. Бер машина йөртүче вакыйга урынынннан качкан.

Административ җаваплылыкка 336 кеше тартылган, шуларның 6сы җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен.

 

Яңа вакцинация пункты ачылган

Чистай үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәис Роберт улы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең эше һәм коронавирустан вакциналаштыру турында сөйләде.

– Хәл тотрыклы киеренке булып кала, – дип билгеләп үтте ул. – Ашыгыч ярдәм чакырулар нормадан ике тапкыр күбрәк.

Рәис Мостафин узган тәүлекләрдә 505 кеше прививка ясатуын билгеләп үтте һәм тагын да күбрәк кешегә ясау мөмкин булсын өчен тагын бер вакциналаштыру пункты ачылуын хәбәр итте. Ул К. Маркс урамы 59/3 адресы буенча урнашкан.

Район башлыгы Дмитрий Иванов биредә катнашучыларга ковидка каршы чикләүләрне бозган өчен җаваплылык турында искә төшерде, әлеге вәзгыятьтә җаваплылык һәм аңлашучанлык күрсәтүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев