Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Плотиналарны ремонтлау: алдан хәстәрен күрергә кирәк

Быел Татарстанда 140 тан артык плотина ремонтланачак, бу максатка республика бюджетыннан 88 миллион сум бирелә.

Барлыгы республикада 1 меңгә якын плотина санала, аларның 100е 1 миллион кубометрдан артык күләмле сулыкларда урнашкан.
Өч еллык республика программасы 300 плотинаны ремонтлауны күз алдында тота. Шуларның яртысына якынын быел төзекләндерергә планлаштыралар. Плотиналар ремонтлауның генераль подрядчигы - "Татмелиорация".
Күптән түгел безнең гидротехник корылмаларны муниципаль район башлыгының аграр мәсьәләләр буенча киңәшчесе Марс Миңнебаев карап чыкты, без аның белән буа һәм плотиналарның киләчәге турында сөйләштек.
-Районда 16 зур гидротехник корылма, - ди Марс Мәсәлим улы,- сүз уңаенда, икесе 1 миллион кубометрдан артык күләмле - Дүрт Өйле һәм Иске Иванаево авылларында. 16 плотинаның яртысы авыр хәлдә, әгәр киләсе елны шулай ук киң шарлавыклар булса, аларның күпчелек өлешен югалтырга мөмкинбез, шуның өстенә бик зур чыгымнар да булачак. Ә кешеләр, җирләр белән нәрсә булачак? Сораулар күп, алар өстендә хәзер үк уйлый башларга кирәк.
Кайбер буаларны һәм плотиналарны быел могҗиза белән генә коткара алдык, ә киләсе елны без газ һәм электрүткәргеч линияләрдән колак кагарга мөмкинбез, гомумән, зур куркыныч яный. Шуңа күрә алдан хәстәрен күрергә кирәк. Быел Дүрт Өйледәге язын җимерелгән плотинаны тулысынча төзекләндерәбез. 1 миллион кубометр күләмле бу плоти­на­да "Татмелиорация" Алексеевск" ПМКсыннан бригада эшли, алар җир полотносын торгызуны, коелар куюны тәмамлыйлар, плотинада эшермәләрен алыштыралар - бу эшнең төп өлеше.
Икенче плотина - Мөслимнеке, аны шулай ук сакладык, тик бик зур авырлык белән. Биредә эшне чистайлылар алып бара - шәхси эшмәкәр Р. Урманчеев. Хәзер ремонт төгәлләнә, анда су күләме 500 мең кубометр тәшкил итә. Кызыл Ялан плотинасын капиталь ремонтлау планлаштырылган. Быел Талкыш елгасында Горбачевка авылы ягыннан шулай ук гадәттән тыш хәл булды. Татар Талкышы һәм Кызыл Ялан авылларындагы плотиналарын да ремонтларга уйлыйлар. Бу дүрт плотина безнең Чистай эшмәкәре Урманчеев ярдәме белән тәртипкә китереләчәк. Капиталь ремонт планына Изгар плотинасы да кергән. Декабрьгә кадәр барлык плотиналарда ремонтны төгәлләргә планлаштыралар, ә аннан соң республика хакимиятенә өстәмә акчалар сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Иң мөһиме, әлеге проблема, ниһаять, урыныннан кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев