Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Планнан тыш рейд җитешсезлекләр ачыклады

Бүгенге көндә кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле, кисәтүләр тәкъдим итү характерына ия, әмма кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, сөйләшеп кенә котылып булмас.

Шәһәрнең эре кибетләрендә һәм җәмәгать транспортында коронавирус белән бәйле рәвештә эпидемиягә каршы режимның үтәлеше тикшерелде. Ревизор ролендә Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина булды.

Рейд вакытында битлекләрнең булуы һәм аларны кулланудан алып өслекләрне дезинфекция чаралары белән санитар эшкәртүгә кадәр барысын да тикшерделәр.

– Без планнан тыш 15 сәүдә предприятиесен күзәттек һәм бу әле башы гына. Ни кызганыч, кисәтү чаралары үтәлмәгән урыннар да бар. Даруханәләрдә битлекләр булмавына сылтап, алардан башка эшлиләр. Сигез сәгатьлек эш көненә дүрт данә җитә. Мамык-марля битлекне үзеңә дә тегеп булуы һәркемгә мәгълүм. Моннан тыш, аларны юып һәм үтүкләп, күп тапкырлар кулланырга мөмкин. Һәм бу проблемаларның бер өлеше генә. Дезинфекция чаралары запасының аз булуы сагайта, өстәвенә, тәэсир итүче матдә тупланмасы җитәрлек күләмдә түгел. Нигездә, «Ника хлор» һәм «Астера» кебек чаралардан файдаланалар. 10 литр суга гадәти чистарткандагы кебек бер төймә кенә салалар, ә аның тупланмасы ике тапкырга күбрәк булырга тиеш, – дип билгеләп үтә Флюра Сәлим кызы.

Бүгенге көндә кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле кисәтүләр тәкъдим итү характерына ия, әмма кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, сөйләшеп кенә котылып булмас.

Эре кибетләрнең берсендә булганда, без хезмәткәрләрнең сәламәтлеге торышы – тән температурасын үлчәү мониторингының ничек үткәрелүенә шаһит булдык. Барысы да битлектә һәм резин перчаткаларда, диварларда белешмәлекләр эленгән иде.

– Барлык хезмәткәрләр дә кагыйдәләрне үтәргә тиеш, чөнки мондый урыннарда зарарлану куркынычы шактый югары, – дип билгеләп үтә эре кибетләрнең берсендә директор. – Керү, касса зонасы – халык күп җыела торган урыннар. Биредә дымлы җыештыру эшләрен ешрак үткәрәбез. Дезинфекция чараларының ике айга җитәрлек запасы бар. Ике сәгать саен техник персонал арба һәм кәрзиннәрне эшкәртә, дымлы җыештыру эшләре алып бара. Кулларны эшкәртү һәм битлекләрне алыштыру буенча зур контроль алып барыла. Товар кабул итү бүлеге аерым күзәтү астында, аны эшкәртү көчәйтелгән. Әмма зур йөк машиналары килә, аларның руле артында шундый ук кешеләр. Алар кисәтү чараларын үтиләрме, моны без белмибез.

Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе күргәннәрдән канәгать калды.

Алга таба рейд шәһәр пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы компаниядә булды. Кагыйдәләр буенча, җәмәгать транспорты хезмәткәрләре соңгы тукталышка килеп җиткәч, тоткычларны, утыргычларны, түләү терминалларын сөртергә тиешләр. Кондуктор өчен төп куркыныч – акча белән эш итү. Шуңа күрә эпидемия вакытында антисептик аның иң яхшы дустына әверелергә тиеш.

Транспорт предприятиесе җитәкчесе Сергей Королев сүзләренә караганда, барлык чаралар да үтәлә. Кергәндә үк журнал тора, анда һәр хезмәткәр температурасын үлчәткәннән соң кул куярга тиеш.

– Без һәрвакыт эпидемиягә каршы режимда эшлибез, чөнки автобуста көн дәвамында бик күп кешеләр йөри. Чаралар катгыйланды, дезинфекция чаралары көчлерәккә алыштырылды. Көн азагында кондуктор тулысынча салонны җыеп чыга, – ди Сергей Васильевич.

Без, әңгәмәдәшебезнең сүзенә инану өчен, ремонтта булган автобусларның берсенә кердек. Эчендә чиста иде, белешмәлекләр эленгән. Рос­потребнадзор җитәкчесеннән берничә киңәш яңгырады. Беренче чиратта, пәрдәләрне алып куярга кирәк, чөнки алар микроблар өчен уңайлы мохит тудыралар, тукымада алар бер атнадан артык яшәргә сәләтле. Салонны дезинфекцияләү нәтиҗәлерәк булсын өчен, эш көне азагында аны пульверизатор белән сиптереп чыгарга, ә ярты сәгатьтән соң барысын да чүпрәк белән сөртергә кирәк.

Соңыннан Флюра Хәйрул­лина шәһәр һәм район территориясендәге санитар-эпидемиологик хәлгә аңлатма бирде. Ул тыныч дип билгеләп үтелде: коронавирус инфекция­се белән авыру очрак­лары юк.

– 25 мартка медицина күзәтүе астында 97 кеше тора. Алар барысы да чит илдән кайтканнар. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен аерым чаралар күрәчәкбез, – дип хәбәр итте территориаль бүлек җитәкчесе.

Һәр килгән кеше ике атналык карантинга мәҗбүри рәвештә изоляцияләнергә тиеш. Бу бик мөһим. Алар белән турыдан-туры аралашкан кешеләр өйдән чыгарга тиеш түгелләр. Шулай ук күп кенә башка чикләүләрне һәм тыюларны катгый үтәргә кирәк. Хәтта чүп чыгарганда да нечкәлекләр бар: аны ике полиэтилен пакетка төреп, ишек төбенә чыгарга һәм дуслардан, күршеләрдән яки туганнардан аны утильләштерүне сорарга кирәк.

Әйтергә кирәк, Чистайда яңа инфекциянең таралуына каршы чаралар көчәйтелде, массакүләм чаралар, спорт ярышлары уздыру чикләнде. Мәктәп укучыларын һәм студентларны читтән торып укытуга күчерделәр. Шәфкать туташларына, табибларга һәм кешеләр күп була торган оешма хезмәткәрләренә уяулык комачауламас. Карап торышка гади кагыйдәләрне үтәү вирус «бүләк иткән» җитди нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итәргә мөмкин.

PS. Социаль челтәрләрдәге безнең мәгълүматка чистайлылар җавап бирде. Берничә кеше безнең газета редакциясенә шалтыратып, бераз башка фикерләр әйттеләр. Аларның сүзләренә караганда, кайбер автобусларда алда санап үтелгән чаралар үтәлми. Белешмәлекләр булмаудан кала, иртәнге якта тәрәзәләрдә һәм идәндә тузан күп булган, дезинфекция чаралары белән савытлар булмаган, бу алар автобуста бөтенләй юк дигән фикер тудырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X