Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Планнан тыш каникулларны файдалы үткәрәләр

Күпләр өчен бу атна эшкә йөрмәү атнасы булды.

Вакытны файдалы үткәрү өчен, гадәти күңел ачу чаралары – кинотеатр, парклар, кафе һәм сәүдә үзәкләре ябык булганда, шәһәрлеләргә үз ялларын планлаштыру өстендә уйланырга туры килде. Үзләренең мәҗбүри каникуллары, планда булмаган яллары турында безгә студентлар, эшмәкәрләр һәм яшь әти-әниләр сөйләделәр.

 Ни кызганыч, безнең беренче героебыз өчен ял үз хисабына булган. Гаилә бизнесы нәкъ менә шундый кагыйдәләрне күз алдында тота. Озын яллар «кесәгә җитди сугуга» карамас тан, Сергей Булгаков карантин режимын үти.

 – Ничек үтәмисең инде?! Чөнки якташларымның, беренче чиратта, гаиләмнең сәламәтлеге моңа бәйле бит! – дип хисләрен яшермичә сөйли әңгәмәдәшем.

 Гаилә эшчәнлеге машина өчен запас частьләр сату белән бәйле. Кибеттә эшләп, Сергей үз эшенең чын остасы буларак, хәтта иң кечкенә детальнең дә нәрсәгә кирәк булуын өйрәнгән. Юкка булмаган икән. Нәкъ менә атналык карантин вакытында машина ремонтлауда белемнәре аңа ярап куйган.

 – Ир-ат һәрвакыт үз авто мо биленең кай җирен төзекләндерергә кирәклеген та ба чак. Техник карау ясарга да комачауламаячак. Фаралар ның төзеклеген, техник сыеклыкларның дәрәҗәсен һәм торышын тикшергәндә вакыт сизелми дә уза. Шулай карантин да үтеп китәр, – ди Сергей.

 Икенче әңгәмәдәшебез Татьяна Мелешина матурлык индустриясендә эшли. Карантин вакытында үз салонын ябарга туры килгән, кагыйдәләр шундый. Кыз планнан тыш ялларның хәтта аны бераз сөендерүен яшерми, чөнки әле кайчан үзе өчен шундый озын яллар оештырган булыр иде.

 Сугыш вакытында, тынычлыкны саклап калу өчен, әби-бабаларыбызга фронтка барырга һәм гомерләрен куркыныч астына куярга туры килде, ә хәзер өйдә булу да җитә. Минемчә, бу эшне башкарып чыгарга мөмкин, иң мөһиме – эшсезлек буенча инструкция табу, ә гаиләдә кечкенә бала булганда, вакыт сизелми дә уза, – дип елмая Татьяна. – Беренче чиратта, без буяулар, балалар өчен китаплар күпләп сатып алдык. Азык-төлек тә туп ладык, шулай булгач, кайвакыт безнең аш бүлмәсе кечкенә кулинариягә әверелә. Ирем мондый карантиннан канәгать.

 Нишләп әле буш көннәрне өстәмә белем алу өчен файдаланмаска? Студент Павел Прос виркин нәкъ шулай дип саный.

 – Дистанцион укудан тыш, Интернетта төрле белем бирү программалары да күп. Мәсәлән, телләрне онлайн өйрәнергә мөмкин. Карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләү вакытына күп кенә сервислар фильмнарны бушлай карау мөмкинлеге тудырдылар. Нинди дә булса кызыклы һәм тирән мәгънәле фильм карарга мөмкин, – ди Павел.

 Президентның эшкә йөрмәү көннәре турындагы боерыгы барлык хезмәткәрләргә дә кагылмады. Тәрбияче Гүзәлия Яруллина: «Барысы да ял иткәндә эшләү авыр түгелме?» – дигән сорауга уйлап та тормыйча: «Кирәк икән, эшлим» – дип җавап бирде.

 – Әти-әниләрнең күбесе эшли, ә балаларны калдырырга кешеләре юк. Минем дә ике балам бар, мин эшләгәнгә күрә алар үз балалар бакчаларына йөриләр, – ди Гүзәлия.

 Бер кибет хезмәткәре шушы уңайдан үз зарын җиткерде. Ул исемен атамауны үтенде.

 – Мин кассир булып эшлим, кибетебез аша бик күп кешеләр уза. Килүчеләр, бәхәссез, азайды, чөнки карантинга җитди караган һәм өйдә утырган кешеләр дә бар. Мин эштә битлектән йөрим. Эш урынын, кулларымны антисептик белән эшкәртәм. Әмма, минемчә, бу мәкерле вируска каршы көрәшү өчен бу чаралар гына җитәрлек түгел, – дип зарлана кассир.

 Безнең геройларыбызны тыңлап, карантинны үтәү – коронавируска каршы төп корал булуына инанырга мөмкин. Әгәр фантазияне эшкә җиксәң, өйдә утыру да күңелсез булмаячак. Кабул ителгән режим кагылмаучыларга халыкка хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Медицина учреждениеләре хезмәткәрләре дә көрәш сагында. Бездән бары кисәтү чараларын үтәү генә таләп ителә һәм өйдән бик кирәк булса гына чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев