Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Питрау”да бергә җыелыйк

Бахта авылы халкы үзләрендә Питрау бәйрәме кысаларында узачак муниципаль керәшен җыры фестивалендә катнашучыларны кабул итәргә әзерләнә.

Чуваш Ялтаны, Югары Кондрата, Ишәле, Ак Тау, Йолдыз авылларындагы фольклор коллектив солистлары чыгышлары көтелә. Бәйрәмне оештыручы җирле клуб җитәкчесе Анна Акманова, без аның белән очраштык та.
- Бәйрәм идеясе ничек барлыкка килде?
- Соңгы өч ел дәвамында безнең "Карендәшләр" фольклор коллективы Мамадыш районында узучы "Питрау" рес­публика фестивалендә катнаша. Без аңа рәхәтләнеп барабыз һәм илһамланып, рухланып кайтабыз. Якташларыбызның шуңа охшаган матур, якты, төсле бәйрәм күрү мөмкинлеге булсын өчен, бу идеяне кабул итеп үзебезнең районда тормышка ашырырга карар кылдык. Әлбәттә, тырышырга кирәк булачак.
- Бахта авылы клубы керәшен мәдәниятен үстерү үзәге булып тора бит?
- Әйе, ул милли мәдәниятнең төп учреждениесе кебек хезмәт итә, һәм, әлбәттә, муниципаль районда яшәүче керәшен халкын берләштерергә, безнең буыннан-буынга күчеп килүче гадәтләрне саклап калырга һәм пропагандалауга булышырга тиеш. Һичшиксез, без бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып барырга тиешбез.Үзенең башлангычына, җырлы мираска битараф булмаучыларны, бабаларының хәтерен саклаучыларны, дуслар, танышлар белән очрашырга теләүчеләрне 14 июль көнне 10 сәгатьтә безгә чакырабыз. Әйдәгез "Питрау" бәйрәмендә җыелыйк.
- Бәйрәмгә әзерләнү һәрвакытта да мәшәкатъле эш, оештыру кыенлыклары белән бәйле.
- Әлбәттә, мәшәкатьләр җитәрлек, барысын да яхшы дәрәҗәдә уздырасы килә. Безгә Мөслим җирлеге башлыгы, җирле балалар бакчасы коллективы, аның мөдире Галина Филлипова булышалар. Халык йолаларының, гореф-гадәтләренең киләчәге өчен ул күңеле белән кайгыра. Мәдәният бүлеге, фермерларыбыз ярдәменә исәп тотабыз.
Бәхеткә, Бахтаның үзендә кешеләр актив (барлыгы авылда өч йөзгә якын кеше санала), кызык тәкъдимнәргә әзерлек белән киләләр. Ә Роза Герасимова, Мария Агеева, Ольга Григорьева кебекләр безгә керәшеннәр көнкүрешенә, мәдәниятенә, милли костюмнарына кагылышлы мәсьәләләрдә киңәш бирәләр. Безгә, яшьләргә, аларның киңәшләре, күрсәтмәләре бик кадерле. Алар бит борынгы гадәтләрне, салынган традицияләрне саклаучылар.
- "Питрау" бәйрәме - бу шулай ук йолалы уеннар, конкурслар. Сез күп кызыклар әзерләдегезме?
- Һәрхәлдә, без һәрбер кеше үзен күрсәтә, рәхәтләнеп ял итә алсын өчен тырышабыз. Тагын кая барлык керәшеннәргә бергә очрашып була?! Бәйрәм берләштерү башлангычы булыр дип ышанасы килә. "Керәшен чибәре" конкурсы узачак, безнең авылларда ягымлы, сөйкемле, зирәк кызлар күп. Балыкчылыкны яратучылар да кырыйда калмаячаклар, бәхеткә, Бахта елгасы яныбызда. Кемгә уңыш елмайганын карарбыз. Тотылган балык яхшы булыр дип ышанам, чөнки ул, сүз уңаенда, булачак уха өчен. Сый-хөрмәттән башка ничек инде? Өстәвенә, милли ризык күргәзмәсе планлаштырыла, хуҗаларга кунакчыл, ачык йөзле булырга кирәк.
- Мөгаен, хуш исле үләнле чәй дә булыр?
- Әлбәттә, нәкъ менә "Питрау" көнендә барлык үләннәр файдалы сыйфатларын туплыйлар дип сөйлиләр, аларны җыялар һәм кышкылыкка киптерәләр. Тагын бер борынгы йола: зур учак ягып, аның тирәсендә әйлән-бәйлән уйныйлар. Җыелган барлык тискәре, тынычлык бирмәгән явызлык утта яна дигән ышаныч бар. Һәм учакны әйләнеп чыгучының йөрәге чистарып, җиңеләеп кала, барлык кайгылары һәм хәсрәтләре югала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев