Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Питрау бәйрәмен киң колач белән билгеләп үттеләр

    Бахта авылында керәшен мәдәнияте бәйрәме - Питрауны киң колач белән билгеләп үттеләр. Ул үз тирәсенә керәшеннәрне генә түгел, ә башка милләт вәкилләрен дә җыйды.

    Гадәткә кергән Питрау бәйрәме (Петр көне) Петр тыелып тору тәмамлануы уңаеннан 11еннән 12 июль төнендә билгеләп үтелә һәм Раштуа, Нардуган, Троица бәйрәмнәре белән бертигез дәрәҗәдә, христиан динендәге төрки телле халыкларның төп бәйрәмнәреннән берсе булып са­нала. Элегрәк бу бәйрәм изге Агриппинаны (Аграфена Купальница) искә алу һәм Иоанн Креститель тууын, шулай ук Давид Солунский һәм Сампсон Странноприимецларны искә алу көннәре буларак билгеләп үтелгән. Хәзерге вакытта Питрау бары дөньяви этномәдәни характерга ия, әмма ул элеккеге дини бәйрәмнәргә бәйләнешен югалтмаган.
    Ул совет заманында барлык дини бәйрәмнәр кебек үк тыелган булган. Әмма халык күптәнге гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап кала алган. Безнең өчен Бахта авылында күрше районнардан килгән керәшеннәрне күрү зур мәртәбә булды. Болар - «Бәрәнҗәр»һәм «Айбагар»(Алексеевск), «Сүрәкә» (Яңа Чишмә) халык ансамбльләре. Аралашу, мәгълүмат алмашу - керәшеннәрнең көнкүрешен һәм мәдәниятен өйрәнүнең иң нәтиҗәле юлларыннан берсе, чөнки үткәнен белмәгән кешенең киләчәге дә юк.
    Гадәткә кергәнчә, күпчелек чаралары кичке якта гына башланган Бахта Питравы үз эченә спорт һәм мәдәни программаларны да алды. Төп сәхнәдә халык коллективлары, солистлар чыгыш ясады. Биредә шулай ук «Питрау чибәре»конкурсы да узды. Анда Ирина Агеева, Ксения Александрова, Татьяна Антонова, Любовь Миняева, Екатерина Миняева, Крис­тина Федотова катнаштылар. Беренче урынны Ектерина Миняева (Бахта авылы), икенчене - Ксения Александрова (Алексеевск районы), өченчене - Кристина Федотова (Югары Кондрата авылы) яулады. Барлык катнашучыларга да мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләшкән системасы дипломнары тапшырылды.
    Керәшеннәрнең тарихы, көн­күреше, йолалары, гореф-гадәтләре, шулай ук халык иҗаты турында биредә төзелгән этномәдәни авыл йорты сөйләде.
    Үзенең сәламләү сүзендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов менә алты ел дәвамында Питрау бәйрәмендә катнашуын әйтеп үтте.
    - Һич арттырусыз әйтәм, бәйрәмне оештыручылар һәм анда катнашучылар саны мине гаҗәпләндерделәр һәм соклан­дырдылар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гариф улы. - Керәшеннәр хезмәт сөючән һәм тату халык, алар эшли дә, ял да итә беләләр.
    Ул авылның җәмәгать тормышында актив катнашучыларга Чистай муниципаль районы башлыгының һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлегенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
    Шулай ук бәйрәмдә муниципаль район башлыгының ярдәмчесе Алексей Ефимов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы - Чистай районы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Чурин, Мөслим авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссаров та катнаштылар.
    Бәйрәмне оештыручылар һәм анда катнашучы коллективлар мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
    Традиция буенча, төнлә бәйрәм аланында учак ягылды, аның тирәсендә Питрауда катнашучылар һәм кунаклар әйлән-бәйлән әйләнделәр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: