Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрау – Бахта керәшеннәренең төп бәйрәме

Һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар, Бахта авылында ул – Питрау.

Милли бәйрәм үткәннәрне бүгенге көн белән бәйли, халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга, ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен һәм алар өчен нәрсә мөһим булуын аңларга ярдәм итә.

Без күпмилләтле республикада яшибез. Безнең районда берничә милләт вәкилләре дус-тату яшиләр. Һәркемнең үз теле, гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре бар.

Керәшен мәдәнияте дә халык бәйрәмнәренә бай.

– Һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар. Мәсәлән, Югары Кондрата авылында ул – Троица, Ак Тауда – Косма һәм Дамиан хөрмәтенә бәйрәм. Ә бездә, Бахтада, Питрау бәйрәм ителә, бәлки, бу безнең авылда руханилар Петр һәм Павел хөрмәтенә гыйбадәтханә урнашкангадыр да, – дип билгеләп үтә Бахта авыл мәдәният йорты методисты Анна Акманова.

Безнең җылы, кызыклы әңгәмәбез барышында ул бәйрәм тарихы, аның гореф-гадәтләре, Бахта авылында яшәүчеләрнең Питрауны бәйрәм итү йолалары турында сөйләде.

– Питрау тарихы изге руханилар Петр һәм Павел көне белән бәйле. Шул ук вакытта ул мәҗүсиләр традицияләре белән тыгыз үрелеп бара. Бу бәйрәм җәйге авыл эшләре арасында бераз ял итү, хәл җыю булып тора. Питрау терлек азыгы әзерләү төгәлләнгәннән соң, урып-җыю алдыннан билгеләп үтелә, – ди Анна Владимировна.

Бахта авылында Питрауны бәйрәм итү иртә таңнан башлана. Чиркәүдә бәйрәм гыйбадәте уза, шуннан соң яшәүчеләр һәм кунаклар мәйданга җыела башлыйлар.

– Бәйрәм башланыр алдыннан бирегә җыелучыларга руханилар мөрәҗәгать итә. Аларның сәламләү сүзләреннән соң, бәйрәм башлануны хәбәр итеп, чаң кагалар. Апостол Петр балыкчы булу сәбәпле, ул балыкчылык кәсебенең яклаучысы булып санала. Нәкъ менә шуңа күрә бәйрәмнең төп символы булып кунакларны сыйлый торган балык ашы тора, – дип гореф-гадәтләр турында сөйли мәдәният хезмәткәре.

Бәйрәм алдыннан балык тотуны Питрауның үзенә күрә кереш өлеше дип атарга була.

– Бәйрәм башланыр алдыннан берничә көн кала авыл кешеләре балык тотарга баралар. Тотылган балыктан аннары аш әзерләнәчәк. Әлеге төп сыйдан башка бер генә Питрау да узмый, – ди әңгәмәдәшем.

Бәйрәм вакытында табигать белән бәйле күп кенә элементлар, йолалар, традицияләр яңадан торгызыла. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре аларны үсеп килүче буын хәтерләсен һәм киләчәк буыннарга саклап калсын өчен сценарийга кертергә тырышалар.

– Питрау – чәчәкләр, җиләк бәйрәме. Бу кешеләр шифалы үләннәр җыя, мунча себеркесе әзерли торган вакыт. Шуңа күрә без җиләк, шифалы үләннәр, себерке җыю традицияләре белән бәйле төрле конкурслар үткәрәбез. Мәсәлән, «Питрау себеркесе» конкурсы. Авыл кешеләре аларны алдан ук өйләрендә әзерлиләр, төрле ысуллар белән бизиләр һәм мәйданга жюри һәм бәйрәм кунаклары хөкеменә алып киләләр. Кайчагында без шулай ук матур чәчәк бәйләмнәре конкурсы үткәрәбез. Биредә катнашучылар шулай ук үз фантазияләрен эшкә җигәләр һәм барлык кунакларны таң калдыралар, – ди Анна Акманова. – Бу бәйрәмдә теләгән һәркем җиләк-җимешләрдән. тузганактан кайнатма авыз итә ала. Питрауга кадәр барлык үләннәрнең шифалы сыйфатлары сабагында саклана, ә аннан соң – тамырга күчә, шуңа күрә кешеләр үләннәрне алдан әзерләргә тырышалар һәм бәйрәмдә алардан хуш исле чәй пешерәләр. Һәр йортта диярлек кунакларны сыйлау өчен җир, каен җиләгеннән камыр ризыклары әзерлиләр. Авылда яшәүчеләр бәйрәмгә өлеш кертүне үз бурычлары дип саныйлар һәм сый-нигъмәтләр алып киләләр. Бу инде күптән күркәм гадәткә әверелде.

Питрау бәйрәменең борын-борыннан сакланган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган үз җырлары бар. Халык күңел ачулары вакытында нәкъ менә аларны башкаралар.

Традицион уеннар бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора.

– Балалар рәхәтләнеп ясалма сулыкта уенчык балыкларны тоталар. Өлкәннәр традицион уеннар уйныйлар: утын кисәләр һәм яралар, капчык киеп йөгерәләр һәм башкалар. Шулай ук «әтәч тоту» уены да бар, махсус билгеләнгән мәйданчыкта катнашучылар тере әтәчне тотарга тырышалар. Җиңүче аны һәм истәлекле бүләкне алып китә. Питрауның чын бизәге һәрвакыт ат чабышлары булды. Әмма замана үзгәрә һәм, ни кызганыч, авылда атларны

сирәк кеше генә асрый. Шуңа күрә без замана белән бергә атларга тырыштык һәм аларны тимер атларга алыштырырга булдык. Ат чабышлары урынына бездә мотоблокларда узышу уза. Хуҗалыгында шушы агрегат булган авыл кешеләре бу ярышта, һичшиксез, катнашалар. «Питрау сандугачы» дигән сызгырырга яратучылар конкурсы күп катнашучыларны җыя. Җиңүчеләрне, гадәттә, берничә номинациядә билгелиләр. Мәсәлән, кем моны башкалардан озаграк яки башкалардан матуррак эшләячәк, – дип уртаклаша Анна Акманова.

– Бәйрәмнең кульминациясе нәрсәдә?

– Бәйрәм су белән тыгыз бәйләнгән булганга күрә, анда бәйрәмгә җыелганнарның барысын да чишмә суы белән бөркү традициясе бар. Бу көнне чишмәдәге су шифа, сихәт бирү, тынычландыру көчкә ия дип санала. Шулай ук бер генә Питрау да учак якмыйча үтми. Бәйрәмнең барлык кунаклары аның тирәли басып, халык җырлары җырлый-җырлый әйлән-бәйлән әйләнәләр. Бу аерылгысыз традиция.

– Ни өчен Питрау кебек халык бәйрәмнәрен үткәрү мөһим?

– Аның әһәмияте бик зур. Беренчедән, ул кешеләрне берләштерә. Алар бәйрәмгә әзерлек этабында ук якыная башлыйлар. Башта ир-атлар мәйдандагы үләнне чабалар, аннары хатын-кызлар аны бизи башлыйлар. Бәйрәмне әзерләүдә барлык авыл кешеләре катнашалар, чөнки безне бер максат – көтеп алынган бәйрәмне матур һәм күңелле үткәрү берләштерә.

Өстәвенә, безгә туганнар, дуслар кайта, мәйданда сыйныфташлар очраша. Башка авыллардан, районнардан кешеләр килә. Кайчагында машинада узып баручы, бөтенләй таныш булмаган кешеләр туктап, бәйрәмдә рәхәтләнеп катнашалар. Алар аралашалар, бергә вакыт үткәрәләр. Кешеләр бер-берсенә якынаялар.

Икенчедән, ул тәрбияви әһәмияткә дә ия. Бәйрәмдә дистәләгән бала катнаша, алар берничә атна дәвамында репетицияләргә йөриләр, халык җырларын һәм биюләрен өйрәнәләр. Шулай ук алар әти-әниләренә балык ашы пешерергә, җиләктән камыр ризыклары әзерләргә булышалар, шул рәвешле үз халкының мәдәниятен тирәнрәк өйрәнеп, киләчәктә аны башка буыннарга җиткерә алачаклар.

Бу бәйрәмне барысы да яраталар һәм көтеп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев