Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Пенсияне китереп бирүне онлайнга күчерәбез

    Пенсия фонды пенсияне һәм башка тиешле түләүләрне рәсмиләштерү өчен дәүләт ведомстволары бусагаларын таптауны өнәп бетермәгән кешеләр өчен яхшы яңалык әзерләде. Пенсияне диваннан тормыйча да рәсмиләштерергә мөмкин.

    Пенсия фондына хатын-кыз актуаль сорау белән мөрәҗәгать итте, ул күп кенә пенсионерларга кызыклы булырга мөмкин.

    Пенсияне китерү ысулын үзгәртергә телим, әмма миңа йөрергә авыр. Пенсия фондына бармыйча, мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә аламмы? – дип сорый Н.С. Тихомирова.

     Әйе, сез Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә аласыз. Электрон кабинет РПФның күпчелек түләүләрен рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәргә һәм дәүләт хезмәте күрсәтү статусын күзәтергә мөмкинлек бирә, – дип җавап бирә Россия Пенсия фондының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча идарәсе башлыгы Надежда Сергеева. – Җәмәгать урыннарына сирәгрәк йөрү, чиратта тору һәм коронавирус инфекциясе белән зарарлану куркынычын киметү өчен, РПФ гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә дәүләт хезмәтләре алыр өчен дистанцион рәвештә шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Сораулар барлыкка килсә, тулырак мәгълүматны ТР буенча Пенсия фонды идарәсенең контакт-үзәгенә 5-31-50 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: