Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия тупланмаларын мирас итеп алырга мөмкинме?

Кайбер чистайлылар үз вакытында пенсияне финанслауда уртак катнашу программасына керделәр.

Сораулар, әлбәттә, барлыкка килә, аларга җавапларны белгечләрдән ишетәсе килә.

– Пенсияне финанслауда уртак катнашу буенча ун еллык программада катнашам, кертемнәр түлим. Пенсия яшенә кадәр җитә алмасам, мин түләгән кертемнәр югалачакмы, әллә мирас итеп минем иремә, балаларыма, туганнарыма күчәчәкме? – дип сорый Л.А. Сәмәрханова.

Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Надежда Сергеева җавап бирә.

– Пенсияне финанслауда уртак катнашу программасы кысаларында пенсия тупланмалары кертемнәре дәүләт тарафыннан, иминиятләнгән зат тарафыннан өстәмә иминият кертемнәре түләү елыннан соң килүче елдан башлап, ун ел дәвамында күчереләчәк. Шул ук вакытта дәүләт календарь елда 2 меңнән алып 12 мең сумга кадәр түләгәндә өстәмә иминият кертемнәрен финанслауны тәэмин итә, – ди Надежда Александровна.

– Түләү кагыйдәләре ниге зендә, әгәр иминиятлән гән зат аңа хезмәт пенсиясенең туп ланма өлеше билгеләнгәнче вафат булса, пенсия тупланмалары акчасы аның варисларына (туганнарына) түләнергә мөмкин. Вафат булган затның шәхси счетының махсус өлешендә исәпкә алынган акча моңа хокукы булган варисларга (туганнарына), беренче чиратта – балаларына, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алынганнарына да, иренә (хатынына) һәм әти-әнисенә (уллыкка алучыларга), икенче чиратта – ир һәм кыз туганнарына, бабаларына, әбиләренә һәм оныкларына түләнә. Пенсия тупланмаларын түләү гариза буенча башкарыла. Гаризаны Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенә тапшырырга мөмкин. Вафат булган иминиятләнгән затның пенсия тупланмалары акчасын алу өчен законлы варислар иминиятләнгән затның үлеменнән соң алты ай узгач, ә вакыт күбрәк узган булса, суд тәртибендә торгызып, мөрәҗәгать итә алалар. Әгәр мәрхүм дәүләтнеке булмаган пенсия фондында пенсиянең тупланма өлешен формалаштырган булса, пенсия тупланмаларын алу өчен тиешле дәүләтнеке булмаган пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев