Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Пенсия мәсьәләсе һәркемгә кагыла

    Безнең илдә күп кенә гражданнарны пенсия яшен арттыру темасы борчый. Бу аңлашыла да, чөнки бу мәсьәлә һәр кешенең мәнфәгатьләренә кагыла.

    Пенсия фонды системасында яңа нигезләмәләр гамәлгә кергәннән соң ун айга якын вакыт узды һәм башлангыч нәтиҗәләр дә бар. Алар  һәм, тулаем алганда, Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе эше турында без аның начальнигы Надежда Сергеева белән сөйләшәбез:

    – Ел башыннан безнең идарә тарафыннан мәҗбүри пенсия белән тәэмин итү буенча 682 пенсия билгеләнде. Күпчелек билгеләнешләр яшь буенча иминият пенсиясенә туры килде – бу пенсиянең төп төре. Барлык билгеләүләр арасында яшь буенча пенсиянең өлеше  54,75 процент тәшкил итә. Агымдагы ел башыннан пенсия билгеләү яше артуга карамастан, гражданнарның кайбер категорияләре дәүләт тарафыннан бирелгән ташламалардан файдалана һәм вакытыннан алда пенсиягә чыга. Без инвалидлык (14,2 процент), туендыручысын югалту буенча (13,7 процент), зарарлы, куркыныч һәм авыр хезмәт шартлары булган производствода эшләүче хезмәткәрләргә (11,6 процент) пенсияләрне тулысынча билгеләдек, чөнки аларга яңа законнарның күчмә нигезләмәләре кагылмады.

    – Пенсия мәсьәләсендә нинди яңа ташламалар барлыкка килде?

    – Хезмәт стажы зур булган кешеләр өчен пенсиягә чыгу буенча ташламалар кертелде: хатын-кызлар өчен – 37 ел, ир-атлар өчен – 42 ел. Шундый ташлама белән өч ир-ат һәм алты хатын-кыз пенсиягә чыкты. Шулай ук өч-дүрт бала тәрбияләүче хатын-кызларга лаеклы ялга чыгу өчен ташламалар бар.

    Исегезгә төшерәбез, яшь буенча иминият пенсиясен һәм дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиянең кайбер төрләрен алу хокукын бирә торган гомумбилгеләнгән яшьне этаплап арттыру 10 ел дәвам итәчәк. Беренче елларда махсус ташлама гамәлдә, шуның аркасында кешеләр пенсиягә агымдагы елның 1 июленнән 55,5 яшьтән – хатын-кызлар, 60,5 яшьтән ир-атлар чыга башлады.

    – Законнарга үзгәрешләр кер­телгәч, яңа категория –  пенсия алды яшендәге кешеләр барлыкка килде. Алар белән эш ничек алып барыла?

     – Агымдагы ел башыннан 100гә якын граждан яңа законнар буенча каралган социаль ярдәм чараларына һәм ташламаларга хокукларын раслады. Тиешле мәгълүматлар Пенсия фонды белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән оешмаларга, учреждениеләргә, предприятиеләргә, шулай ук ташламалар бирүче ведомстволарга җибәрелде. 758 эш бирүче белән килешүләр төзелде. Пенсия алды яшендәге статусы турындагы белешмәләр идарә һәм гражданнарга аларның шәхси гаризасы буенча бирелде.

    – Надежда Александровна, «авыл» стажы булган пенсионерлар белән эшләү турында сөйләгез әле.

    – Агымдагы елның гыйнварыннан башлап үткәрелгән эшнең иң зур күләме авыл хуҗалыгында эшләгән өчен иминият пенсиясенә беркетелгән түләүнең арттырылган күләмен билгеләү белән бәйле иде. Әлеге үзгәрешне тормышка ашыруга әзерлек һәм аны тормышка ашыру ике этапта алып барылды. 2018 ел башында без авыл җирендә яшәүче яшь һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләрен алучыларның барысын да «авыл» стажын ачыклау буенча тикшердек. Тикшерелгән 5113 кешедән 1154енең барлык таләпләргә туры килүе ачыкланды.

    Икенче этапта без аларны электрон базага керттек. Әмма РФ Хөкүмәте карары белән расланган исемлектә күп кенә авыл белгечлекләре булмауга бәйле мөрәҗәгатьләр күп булды. 2019 елның беренче яртыеллыгы дәвамында бу исемлеккә өстәмәләр килде, бу әлеге категория гражданнарны өстәмә эшкәртүне таләп итте. Шулай ук «авыл» стажын раслау пенсия алучылардан шәхси кабул итү вакытында мәгълүматларны ачыклау юлы белән дә башкарылды. Әлеге закон нормаларын билгеләү һәм аңлату буенча эш дәвам итә.

    – Пенсияләрне һәм бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне индексацияләү белән эш ничек тора? Кем күбрәк ала башлады?

    – Май аеннан июньгә кадәр Пенсия фонды тарафыннан Россия Президенты 2019 елның февралендә Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраткан инициативаларны тормышка ашыру буенча эш алып барылды. Бу нәкъ менә пенсияләрне һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне индексацияләүгә кагыла. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә түләүләр күләме уртача 769 сумга артты. 1 июльдән инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм балачактан I төркем инвалидларга түләүләр арттырылды. Әгәр элек түләү 5 500 сум булса, 1 июльдән ул 10 000 сумга кадәр артты. 191 гаилә өстәмә түләү алды. Пенсия законнарындагы үзгәрешләр гражданнар һәм оешмалар белән мәгълүмати-аңлату эшләрен көчәйтүне таләп итә. Аның төп юнәлеше – адреслы мәгълүмат бирү проекты булырга мөмкин,  максаты – булачак пенсияне формалаштыру мәсьәләләренә 45 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның җәлеп итү дәрәҗәсен арттыру.

    – Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: