Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерлар пенсия таныклыгының уңайлы формасын сайлый алалар

2021 елның 1 гыйнварыннан таныклык пластик, кәгазь яисә электрон төрдә булачак.

Элек бирелгән пенсия таныклыклары гамәлдә калачак. Ә яңа пенсионерларга сайлау мөмкинлеге биреләчәк.

Күп гражданнар, алар арасында өлкәннәр дә, заманча технологияләргә өстенлек бирәләр. Шуңа күрә дә төрле документларны кәгазьдә генә түгел, башка төрдә дә алу шартлары карала, – дип билгеләп үтә Россия пенсия фондының Чистай, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча идарәсе начальнигы Надежда Сергеева. – Мәсәлән, пенсия таныклыгы электрон төрдә биреләчәк документларның берсе булачак.

Пенсионер статусындагы барлык мәгълүматлар Пенсия фондының электрон системасында сакланачак һәм кирәк булганда соратып алыначак. Ташламалар рәсмиләштергәндә пенсия таныклыгы тәкъдим ителми, электрон документ та җитә. Әмма гражданнар теләге буенча аны пластик рәвештә бирәчәкләр. Ул пенсионерның фотосы, аның исем-фамилиясе, әтисенең исеме белән банк карточкасы формасында булачак. Анда шәхси хисап счеты, билгеләнгән пенсия һәм аның бирелү вакыты күрсәтеләчәк. Пенсия күләме күрсәтелмәячәк.

Пенсия фондында ачыклык кертүләренчә, белешмәләр кәгазь таныклыклар бетерелгәч барлыкка килде. Алар биш елдан артык бирелә, А4 битендә рәсмиләштерелә һәм рәсми документ буларак санала. Яңа елдан соң мондый документларны теләгән пенсионерлар ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев