Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерлар хокук белемнәре алалар

Октябрь аенда Чистай өлкән буын университетында яңа уку елы башланды

Студент булу бәхетенә 100 пенсионер иреште. Алар 8 фән буенча белем алачаклар. Шуларның берсе - «Хокук белемнәре мәктәбе». Әлеге юнәлеш буенча дәресләр үзәк китапханәнең уку залында үтәчәк.
- Өлкән буын университеты кысаларында хокук белемнәре мәктәбе эшенең төп юнәлеше - безнең пенсионерларның хокук грамоталыгын күтәрү. Алар үз хокукларын һәм вазифаларын белү белән генә чикләнмичә, хәзерге заман законнарының төрле өлкәләрдәге үзгә­решләреннән дә хәбәрдар булсыннар иде, - дип билгеләп үтте Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча пенсия фонды идарәсе бүлеге начальнигы Рамил Мортазин.
Хокук белемнәре мәктә­бе дәресләренең берсе мирас темасына багышланды. Лектор вазифасында нотариус Ләйсән Хөсәенова чыгыш ясады. Ул пенсионерларга закон тәртибендә аны рәсмиләштерү вакытлары, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар кирәклеге һәм башкалар хакында сөйләде. Пенсионер Рәшит Шиһабетдинов әлеге университетта бер генә ел шөгыльләнми инде.Ул бер дәресне дә калдырмый.
- Мин бирегә бик теләп йөрим. Уку вакытында алган белемнәребез бүгенге дөньяда бик кирәк. Мәсәлән, бүген безгә мирасны рәсмиләштерүнең нечкәлекләре турында җентекләп сөйләделәр. Бу бик кирәкле тема дип уйлыйм. Мин үзем күп нәрсә белдем. Әлеге университет турында да күп нәрсә сөйләргә мөмкин: без биредә бер-беребез белән аралашабыз, яңалыкларны бүлешәбез, тәҗрибә уртак­лашабыз, - дип сөйли пенсионер.
Хокук белемнәре мәктә­бенә барлыгы 72 сәгать бирелгән. Дәресләргә укытучылар сыйфатында салым хезмәте, Росреестр, торак инспекциясе, ЗАГС, прокуратура, суд һәм башка өлкә вәкилләрен чакырырга планлаштыралар.
Пенсионерлар «Компь­ютер грамоталылыгы нигезләре», «Пенсионер сәламәтлеге. Үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре», «Туган якны яратучылар клубы», «Психология нигезләре», «Финанс грамоталыгы», «Бакча һәм дизайн», «Бию белән дәвалаучы терапия» фәннәре буенча дәресләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай